Югары уку йортларында битлек киеп йөрү мәҗбүри булачак

Яңа уку елында югары уку йортларында студентларга һәм укытучыларга битлек белән йөрү мәҗбүри таләп булачак, дип хәбәр итә Россия Фән һәм югары белем министрлыгының матбугат хезмәте.

Битлекләрне югары уку йортлары бирергә тиеш дип билгеләнә. Моның өчен тиешле белешмә тапшырырга кирәк. Лекцияләрдә укытучыларга битлекләр кимәскә рөхсәт ителә.

Моннан тыш, һәр вузда көндәлек термометрия оештырылачак, аудиторияләрдә һаваны зарарсызландыру өчен җиһазлар урнаштырылачак.


Фикер өстәү