Шәхси хуҗалыкларда сөт җитештерү нигә кими?

Республика хуҗалыкларында көн саен 4007 тоннага якын сөт җитештерелә. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 86,4 тоннага күбрәк булса да, соңгы вакытта сөт җитештерү кими. Бер сыердан уртача савым күләме  дә әлегә Россиянең күп төбәкләреннән түбән.

Хәер, бу кадәресе кайда ничек инде. Кукмара районы хуҗалыкларында сөт җитештерү күләме рекордлы 303 тоннадан артты. Әтнәдә тәүлек саен – 268, Сабада – 223, Актанышта – 196, Арчада – 186, Әлкидә – 176, Мамадышта 174 тоннадан артык сөт җитештерелә.

Кайбер районнарда савым сыерларның баш саны кими.  Минзәлә районы хуҗалыкларында ел башында 3521 баш савым сыер булса, җиде ай эчендә 1075 башка кимеп, бүген  нибары 2446 баш сыер калып бара. Мондый темп белән түбән тәгәрәгәндә, хуҗалыклар төп керем чыганагы булган сөтчелек тармагыннан бөтенләй колак кагулары да бар.

Әлки районында сыерлар санының  ярты ел эчендә 1844 башка кимүе дә төрле сораулар тудыра. Сарман (730), Югары Ослан (683), Әгерҗе (461) һәм башка кайбер районнарда йөзәрләгән баш савым сыерлар юкка чыгуының сәбәпләре, беренче чиратта, хуҗалыкларда озак еллар дәвамында  терлекчелек тармагына тиешле игътибар булмаудан килә.

Мондый хәл матди кызыксындыру чараларына да барып тоташа. Республиканың кайсы гына төбәгенә барып чыксам да, иң элек хуҗалыкларда җитештерелә торган сөтне кабул итү бәяләре белән кызыксынам. Ел саен, җәй җитте исә, эшкәртүчеләр кабул итү бәяләрен сизелерлек киметә. Сыер асраучы кая барсын? Сөтен урамга чыгарып түгә алмый бит инде. Шактый чыгымнар һәм зур хезмәт куеп җитештергән продукциясен үзкыйммәтеннән дә арзанракка сатарга мәҗбүр.

Дөрес, эшкәртү предприятиеләре, арадашчы оешмалар белән озакка сузылган килешүләр буенча эшләүче эре хуҗалыкларда югалту үзен әллә ни сиздерим бугай. Әлки районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенчә, андый хуҗалыкларда бәя ел дәвамында килешүдә караганча кала. Әйтик, «Хузангай» хуҗалыгы сөтне бүген дә 33 сумнан сата. Шул ук вакытта, шәхси хуҗалыкларда җәй айларында ел саен бәя киметәләр. Бүген шәхси хуҗалыклардан сөтне «Хузангай»га караганда 4-5 сумга кимрәк бәядән җыялар.

– Инде пенсиядә булсак та, берничә сыер, тана тотабыз, күпләп кош-корт асрыйбыз. Сөт бәясе ун ел элек күпме булса, бүген дә шул чама. Әле тагын ике сумга кимеде. Без күнеккән инде, ничек тә түзәрбез, бәя төшереп, яшьләрне сыердан биздерәләр, – ди Спас районы Иске Рәҗәп авылында яшәүче  Фаяз Гарифуллин.

Ютазы районы авылларында да сөт бәяләре 18 сумга калып бара. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Андрей Борисов әйтүенчә, гаеп күпмедер күләмдә атта да, тәртәдә дә бар. «Җәй көннәрендә шәхси хуҗалыкларда суытылмаган сөтнең сыйфаты түбән – икенче сорт белән озатыла. Шуңа да бәя кимрәк», – ди җитәкче.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек бүлеге җитәкчесе Сирень Нигъмәтҗанов әйтүенчә, бу – сәяси мәсьәлә. Тиешле законнар булмаганда, хәл киләчәктә дә шулай дәвам итәргә мөмкин.

– Җәйге чорда сөт кабул итү бәяләре кимүе шәхси хуҗалыкларга гына түгел, күпчелек башка хуҗалыкларның да тез астына нык суга. Республика җитәкчелеге, министрлык, район хакимиятләре белән берлектә бу юнәлештә даими эш алып барылса да, эшкәртүче предприятиеләр җәй көне сөт кабул итү бәяләрен киметергә тырыша. Сөтнең үзкыйммәте 17-18 сумнан артып киткәндә, аны шул бәядән кабул итү – эшкәртүчеләр өчен дә үзең утырган ботакны кисү белән бер, – ди Сирень Нигъмәтҗанов.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү