Чир китәр, спорт калыр

Татарстанда спорт мәктәпләре гадәти режимда эшли башлады. Бу хакта журналистлар белән очрашуда спорт министры Владимир Леонов җиткерде. «Халыктан мөрәҗәгатьләр бик күп булгач, әнә шундый карар кабул ителде. Республикада спорт тормышы җанлана», – диде ул. Мәгълүм вакыйгаларга карамастан, Татарстанда спорт корылмалары санын арттыру ниятеннән дә баш тартмыйлар. Анысы да сәламәтлек өчен кирәк.

Киләсе дүрт елда Татарстанда физик культура һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүчеләрне 2 миллион кешегә җиткерергә ниятлиләр. «Спорт – тормыш рәвеше» федераль проектының төп максаты әнә шуннан гыйбарәт. Бу – «Демография» илкүләм проекты кысасында тормышка ашырылучы 5 проектның берсе. Спортны тормыш рәвеше итүчеләр Россиядә – 55, республикада исә 57 процент булырга тиеш икән. Татарстанда бу күрсәткеч инде 49 процентка җиткән.

– Ниятләгәннән бер елга алда барабыз, – диде журналистлар белән очрашуда Владимир Леонов. – Чөнки федераль проектны тормышка ашыру гына түгел, бу мәсьәләгә республикада да зур игътибар бирелә. Балалар һәм үсмерләр өчен спорт мәктәпләре аерым оешмаларга беркетелә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелеш һәм төзекләндерү программалары тормышка ашырыла.

Федераль проект кысасында узучы чараларга катнашу өчен 2019 елда республикада 422 млн сум акча тотылган. Быел әлеге сумма 773,6 млн булыр дип көтелә. Шуның 560,1 млн сумы  федераль казнадан киләчәк. Федераль проектның төп максаты – бөтен халык та физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә алырлык шартлар булдыру. Хәзерге вакытта Татарстанда 11065 спорт корылмасы, шул исәптән, 129 бассейн һәм 48 боз сарае бар.

Быел аларның саны тагын да артыр дип көтелә. Республикада 85 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 6 модульле чаңгы базасы (Югары Ослан, Тукай, Балык Бистәсе, Әтнә, Нурлат районнарында һәм Казанда), Яшел Үзәндә өсте ябык арена төзелә. Моннан тыш, Нурлат, Мөслим һәм Биектау районнарында өсте ябык 3 бассейн, Буа, Мамадыш, Сарман, Яшел Үзән, Тукай һәм Кукмара районнарында универсаль спорт заллары, Балык Бистәсе һәм Лаешта ясалма бозлы өсте ябык шугалак барлыкка киләчәк. Болары Татарстан Президенты карары нигезендә тормышка ашырылучы программа кысасында эшләнә. Спорт сөючеләргә бәйрәм күчтәнәче дә бар. ТАССРның 100 еллыгы кысасында республикада өсте ябык 4 спорт мәйданчыгы барлыкка килә. Алар футбол һәм регби уеннары өчен тәгаенләнгән, Казан, Чаллы, Түбән Камада урнашачак. Татарстанның тугыз районында «Хезмәт һәм оборонага әзер» (ГТО) комплекслары җиһазландырылачак. Шул рәвешле, быел сентябрьдә Азнакай, Апас, Биектау, Кама Тамагы, Минзәлә, Теләче, Әтнә, Ютазы, Питрәч районнарында спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк. 2020 елда барлык төзелеш программаларын исәпкә алып, спорт инфраструктурасын үстерүгә 6 млрд сум акча бүлеп бирелгән. «Пандемия, икътисадтагы хәлләргә карамастан, республика җитәкчелеге әлеге программаларны кыскартмаска, ниятләгәнне эшләп бетерергә карар кылды», – диде Леонов.

Министр киләчәк планнар турында да сөйләде. Казанда, әйтик, инде берничә ел дәвамында фигуралы шуу үзәге төзү турында сүз бара. Владимр Леонов әйтүенчә, документлары  озакламый әзер булырга тиеш. Урынны исә Гаврилов урамында тапканнар. Шул рәвешле Татарстан башкаласында «Ак барс» көрәш сарае, Комдагы спорт төрләре үзәге, Спорт судагы төрләре сарае, «Ак барс Арена» стадионы һәм Фигуралы шуу үзәген берләштерәчәк спорт кластеры, соңрак исә аның дәвамы булачак спорт паркы төзү нияте бар.

Быел Татарстанда, гадәттәгечә, спорт чаралары да күп булырга тиеш иде. Бөтен республика тормышына кагылган мәгълүм вакыйгалар аркасында кайберләрен уздырмый калу, бер ишен исә башка вакытка күчерү турында карар кабул ителде. БДБ илләре Уеннары да әнә шундый язмышка дучар булды. Беренче мәртәбә оештырылучы ярышлар башта августта узарга тиеш иде, аннары сентябрьгә, хәзер исә октябрьгә күчерделәр. Казан әлеге ярышларны кабул итәргә әзер, әмма спортчылар киләчәк илләрдә хәлләр ничек булыр бит?

– Бездә спорт корылмалары, кунакханәләр әзер. Әмма сораулар бар әле. Чикләрне кайчан ачарлар, спортчылар ничек килер? Төрле илдә вазгыять төрлечә. Әмма спортчылар әзерләнә. Ярышлар булмый, дип әйтергә хокукым юк. Әмма без әзер, – диде Леонов.

Берничә көн элек исә Казан белән бәйле тагын бер яңалык пәйда булды. Хоккей буенча өч мәртәбә Олимпия чемпионы Виталий Давыдов КХЛ очрашуларын океан артындагы кебек ике калада, әйтик, Мәскәү һәм Казанда оештыру тәкъдимен җиткерде.

– Бу мәсьәләне лига хәл итә. Андый тәкъдим була икән, без аны тикшерербез. Миңа калса, Казанда Көнчыгыш конференциясе матчларын кабул итәрлек шартлар бар, – диде министр.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

Фото: https://minsport.tatarstan.ru/


Фикер өстәү