Сергей Шойгу Ту-160 ракетоносецларын җыю цехын тикшерү өчен Казанга килде

Бүген Россия оборона министры Сергей Шойгу Горбунов исемендәге Казан авиация заводына Ту-160 стратегик ракетоносецларын җыю барышын тикшерү өчен килде. Министрны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөри, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

«Бүген Казанга Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу килде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә алар Ту-160 самолетларын җыеп бетерү цехында булалар», — диде ул. Ту-160 стратегик ракетоносец җитештерүен торгызу эшләре Казанда 2015 елдан бирле алып барыла. 2018 елның гыйнварында Горбунов исемендәге Казан авиация заводы РФ Оборона министрлыгыннан яңа модификациядәге ун данә Ту-160 самолеты җитештерүгә 150 млрд сумлык заказ алды. Заказ Казан авиазаводын 2027 елга кадәр әлеге эш белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк.


Фикер өстәү