Грушадан бик тәмле сок, компот, кайнатма ясау ЫСУЛЫ

Грушадан кайнатма

Кирәк: 1 кг груша, 1,2 кг шикәр комы, 1 стакан су, 1 чәй кашыгы лимон кислотасы.

Әзерләү тәрбите: сироп әзерләү өчен шикәр комына бер стакан су салабыз да, утка куябыз. Массаны болгатып торабыз. Кайнап торган сиропка лимон кислотасы өстибез. Кабат яхшылап болгатабыз. Аннары урталай киселгән грушалар өстибез. Кайнатманың күбеген җыябыз, 30 минут чамасы кайнатабыз. Бераз суынгач, аны стерильләштерелгән банкаларга күчереп, капкач белән ябабыз.

Алмалы-грушалы сок

Җиләк-җимешләрне салкын су белән юарга. Алма белән грушаны урталай кисәргә. Сок чыгара торган җайланмага тутырып, сок сыгарга. Өслектә барлыкка килә торган күбекне җыябыз, җимеш йомшагын калдырабыз. Сокны кәстрүлгә салабыз, 5 минут кайнатабыз. Күбекне җыярга онытмагыз! Кайнар сокны парланган банкаларга агызып, шундук ябып куябыз.

Груша һәм лимоннан кайнатма

Грушаны юка итеп өлешләргә бүләбез. Кайнатмада алар матур булып, бөтен килеш күренеп торырга тиеш. Лимонны нәзек итеп турыйбыз. Кәстрүлгә шикәр комы, су кушып, сүрән утка куябыз. Шикәр комы эрегәнче болгатабыз. Күбеген җыеп алабыз. Сиропны аерым савыттагы груша һәм лимон өстенә агызабыз һәм савытны утка куябыз. 20 минут чамасы кайнатабыз. Болгатмыйбыз! Уттан алгач, кайнатманы 6 сәгатькә караңгы урында калдырабыз. Кабат кайнатып алабыз, 6 сәгатькә калдырабыз. Күбеген җыярга онытмыйбыз. Гомумән, кайнатма 4 тапкыр кайнатып чыгаргач әзер була.

Груша компоты

Грушаны юып, урталай бүләргә. Шулар өстенә кайнап чыккан су салып, 20 минут тотарга. Шушы суны кайнарга куярга.

рушаны юарга, урталай бүләргә һәм өстенә кайнап чыккан су салып 20 минут тотарга. Аннары ул суны янә кайнарга куярга. Банкага груша тутырып, 200 грамм шикәр комы, аз гына лимон кислотасы өстәргә. Шуның өстенә кайнап чыккан су салырга. Компотны капкач белән ябарга.


Фикер өстәү