Кул остасы Сәвия Гарифуллина: «Буыннан буынга дәвам иткән шөгылебезнең киләчәге бар»

Чын талант иясе гадәттә бик тыйнак һәм карусыз була. Шуңадыр язмыш аларны сындырып сынарга ярата. Табигать тарафыннан бирелгән сәләтең башкаларга да файда китерсен өчен шактый көч куярга туры килә.

Спас районының Иске Рәҗәп авылында рәсем ясарга сәләтле яисә әдәбият, сәнгатькә тартылучы яшьләр элек шактый булган. Хәтеремдә: университетта укыганда, остазыбыз Мостафа Ногман шундый бер хәл турында сөйләгән иде. Танылган галим гарәпчә графика белән язарга озак вакыт рәссам таба алмаган. Очраклы рәвештә генә аны гап-гади бер авыл малае – Юныс Шиһапов белән таныштыралар. Әлеге үсмергә табигать тарафыннан бирелгән сәләт Мостафа аганы шаккатыра!

Икенче бер вакыйга бөек сынчыбыз Бакый ага Урманче белән бәйле. Аның иҗат остаханәсенә йөреп, дәресләр алган рәссам Рәүф Габдрахмановның күпкырлы сәләтенә соклана аксакал. Бу егеттән киләчәктә зур рәссам чыгачак, дип өметләнә.

Авылыбызның үткәне һәм бүгенгесе турында тарихи музейга нигез салган, әле дә шушы эшләр белән янып яшәгән 97 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла ага Гыйззәтуллин әйтүенчә, табигать тарафыннан бирелгән сәләт ияләре авылыбызда бүген дә бар. «Үрнәк гаиләдә өч бала тәрбияләп үстергән Сәвия Гарифуллинаны һич шикләнми шундыйлар арасына кертерлек»,  – ди Зиннәтулла ага.

Авылга чираттагы кайтуымда алдан кисәтми-нитми генә Сәвияләргә кереп чыгарга булдым. Гаеп итмәсләр, шәт. Ни дисәң дә, гаилә башлыгы Фаяз Гарифуллин белән бер урамда үстек. Хуҗабикәнең әтисе Якуб абый – танылган балта остасы белән җәйләрен бергә эшләдек. Юкә тактадан ул ясаган тәрәзә йөзлекләре кайбер йортларны бүген дә бизәп тора.

Бу өйдә төрле кул эшләре белүче алтын куллы осталар яшәве әллә каян күренеп тора. Тәрәзә пәрдәләре, бизәкле чаршаулар, сөлге-тастымаллар гына түгел, киҗе-мамык эшләнмәләрдән ясалган гап-гади көнкүреш әйберләре, ука белән чиккән камзул, түбәтәйләр чын сәнгать әсәренә әверелгән.

– Бу эшкә мине әниемнең әнисе – Гөлсем әби өйрәтте. Аның туку станогында идән паласлары, төрле япмалар бәйләвен кичләр буе сокланып карап утыра идем. Дәү әнием Оркыя Габделбәрова, якын туганыбыз Хәтимә Илаловадан күп нәрсәгә өйрәндем. Белгән кадәресен кызларым Фирүзә белән Рузиләгә дә өйрәтә килдем. Белгән һөнәрнең тормышта кирәге чыга аның, – ди Сәвия ханым.

Шундый сәләте була торып та, ни өчен Казанга китеп, бәхетеңне сынап карамадың, дип сорыйсым килсә дә, дәшми калдым. Кылт итеп искә төште: Якуб абыйның ике кечкенә улы, электр чыбыгы өзелеп, фаҗигагә юлыккан иде. Әти-әнине ялгыз калдырып, ничек читкә китәсең?

– Мәктәпне тәмамлагач, фермага эшкә кердем. Кул эшләре белән мавыгуымны белгәч, колхоз курсларга җибәрде. Авылда «Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү» комбинаты ачылгач, анда эшләдем. Гомерем буе бизәкле-чуклы киемнәр тегеп, авылдашларымны шатландырып яшәргә тырыштым, – ди алҗымас кул остасы.

Иҗатка килгәндә, Сәвия ханымның бар өмете кызлары Фирүзә белән Рузиләдә бугай. Аларның икесе дә мәктәптә укыганда ук «Оста куллар» түгәрәгенә йөреп, әниләре өйрәткән осталыкларын үстерергә тырышкан. Бүген бу кызлар ясаган күп төрле бизәнү әйберләре, зиннәтле брошкалар, сәйлән, энҗе-мәрҗән, фирүзә һәм табигый ташлар белән ясалган муенса, беләзекләргә сокланмый мөмкин түгел. Сәвия ханым әйтүенчә, алар район һәм республика күләмендәге конкурсларда катнашып, призлы урыннар алган. Гарифуллиннар гаиләсе «Без бергә» халык иҗаты республика конкурсының «Гаилә династиясе» номинациясендә дә җиңү яулаган.

– Иң мөһиме – Фирүзә дә, Рузилә дә үзләре белгәннәргә балаларны өйрәтә. Димәк, буыннан буынга дәвам иткән шөгылебезнең киләчәге бар, – ди Сәвия Гарифуллина.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү