Бер ир-атның сыер сөзеп үпкәсе тишелгән

Чувашиядә яшәүче иргә котырган сыер һөҗүм иткән. Ир-атны хастаханәгә озатканнар.

Ишегалдында йөрүче ир-атны сыер сөзеп ташлаган. Ир сыер белән көрәшмәкче була, аны мөгезләреннән тотып этәргә маташа. Ләкин сыер аны барыбер җиңә.

Шуннан соң ирнең кабыргасы сына, кулы җитди имгәнә. Табиблар соңрак ачыклаганча, ирнең үпкәсе дә тишелгән булып чыга.

Ир-атны төрле имгәнүләр белән хастаханәгә салалар.


Фикер өстәү