Татарстанның бер районындагы авариядә ир-ат һәлак булган

Татарстанда авариядә юл читенә төшеп киткән машина йөртүче һәлак булган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Кичә кичке җиденче яртыда ТР Спас районындагы Отрада авылында 5 нче модель «Жигули» машина йөртүчесе зур тизлек белән кисешүдә сул борылышка керергә карар кыла. Җиңел машина трассадан каршы юнәлештәге кюветка төшә һәм әйләнеп каплана. Машина йөртүче алынган җәрәхәтләрдән авария урынында үлә.

 


Фикер өстәү