Узган елның көзендә Башкортостанның Салават районында яшәүче хатын-кыз «ВКонтакте» социаль челтәрендәге постларның берсенә комментарий язып калдырган.
Прокуратура хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә махсус тикшерү һәм мониторинг уздырганда нәкъ шушу комментарийга юлыккан да. Алар фикеренчә, ул комментарий милли билге буенча нәфрәт уята торган дип табыла.
Экспертларның бәяләмәсе беренчел мәгълүматны раслаган — комментарий экстремистик дип танылган. Хатынга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзегәннәр һәм 10 мең сум штраф салганнар.
Шуннан соң хатын-кыз социаль челтәрдән аны алып ташлаган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat