Казанда яңа йогышлы авырулар хастаханәсе ишекләрен ачарга әзер

Казанда рекордлы кыска вакытта – төп-төгәл 100 көн эчендә төзелгән А.Ф.Агафонов исемендәге яңа клиник йогышлы авырулар хастаханәсе сырхауларны кабул итәргә әзер. Яңа хастаханәнең бүген Татарстан буенча Дәүләт төзелеш күзәтчелек инспекциясе тарафыннан проект документларына тулысынча туры китереп төзелүе турында уңай бәяләмә алуы шул хакта сөйли.

Республика йогышлы авырулар хастаханәсе янында ук корып куелган дүрт катлы бина 232 ятак-урынга исәпләнгән. Аеруча хәтәр авырулар килеп чыгу очрагында ятаклар санын 504кә җиткерү мөмкинлеге каралган. Хастаханәнең беренче катында кабул итү-диагностика бүлеге, 12 урынлы анестезиология һәм реанимация, шулай ук сөт катнашмаларын әзерләү, калдыкларны зарарсызландыру блоклары урнаштырылган. Икенче катта – берщр урынлы 20 палата. Моннан тыш бинаның икенче, өченче һәм дүртенче катларында 5 бокс бүлеге булдырылган. Шулай ук яңа медицина учреждениесенең лабораториясе дә бар. Бер катлы лаборатория бинасы 1,5 мең квадрат метрдан артыграк мәйданга ия.

Яңа хастаханәне 10 августта ачарга ниятләнелүен искә төшерик. Аны төзү яңа коронавирус инфекциясе аркасында халык үзизоляциядә утырганда – 24 апрельдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы нигезендә башланып киткән иде. Июль башларында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин төзелеш мәйданчыгында булып, Татарстан төзүчеләре эшен, технологияләр һәм эш процессларын оптимальләштерү үрнәге, дип бәяләде. Моннан тыш ул, федераль хөкүмәт башлыгы, төзелешне ил өчен өлге итеп куярга буладыр дип уйлыйм, дип белдерде.


Фикер өстәү