Татарстанда экотуризм буенча халыкның фикерен белешәчәкләр

28 июльдә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм илдәге экологик туризм үсешенә багышланган бөтенроссия конкурсының беренче этабы төгәлләнде. Финалистлар арасында ике проект – Татарстанныкы. Әлеге проектлар Татарстандагы экотуризм үсешенә ничек ярдәм итәчәк? Туристлык-рекреацион кластерлар бизнес өчен яңа формат була алырмы? Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында сөйләштеләр.

Билгеле булганча, Россия күләмендә үткәрелгән әлеге конкурска Татарстаннан барлыгы биш проект тәкъдим ителгән иде. Шуларның икесе – «Кама Тамагы» һәм «Зеркала Татарстана» (Зәңгәр күлләр территориясе) туристлык-рекреацион кластерлары финалга үткән. 34 финалист арасында Татарстан – иң күп тавыш җыючы да әле.

Кайбер төбәкләрдәге хезмәттәшләребез тавышлар санын махсус арттырган. Без исә экспертиза үткәрүгә ирештек, һәм аның нәтиҗәләре буенча Татарстан 75 меңгә якын тавыш белән беренче урынны алды. Республикабыз халкы битарафлык күрсәтмәгәнгә, без – финалга берьюлы ике проект белән узучы санаулы төбәкләр исемлегендә, – ди бу хакта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова.

«Кама Тамагы» кластеры территориясендә табигатьне саклау буенча махсус режимлы экокурорт барлыкка киләчәк. Экотуризм проектлары кураторы Оксана Саргина сүзләренчә, кластерга Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәләре керәчәк:

Әлеге урыннар бүген үк туристлар арасында бик популяр. Безнең максат – табигатькә зыян килмәсен, шул ук вакытта туристлар өчен дә менә дигән ял итү урыны проектын төзү һәм тормышка ашыру, – диде ул.

«Зеркала Татарстана» проекты исә Биектау, Казанның Авиотөзелеш һәм Совет районнарын берләштерәчәк.

Бу – Татарстан һәм Казан өчен уникаль территория. Финалга чыккан проектлар арасында мегаполиска шулкадәр якын булганы башка юк: 30 минут эчендә тыюлык зонасына барып җитәргә мөмкин, – ди проект турында Оксана Саргина. – Әлеге кластерны булдыру туристик агымны контрольдә тотарга һәм шул рәвешле табигатькә китергән зыянны киметергә ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, экотуризм өчен яңа комплекслар булдыруга Татарстан бизнесменнарын һәм җирле халыкны җәлеп итәчәкләрен дә искәрттеләр:

Без, әлбәттә, җирле халык белән дә эш алып барачакбыз, чөнки әлеге проектларның икътисади бурычларының берсе – бөтен территория һәм эш урыннары үсешенә этәргеч бирү, – дип аңлатты Наталия Фишман-Бекмамбетова.

Конкурска нәтиҗәләр октябрьдә ясалачак. Җиңеп чыккан 10 проект федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары тарафыннан финансланачак һәм федераль проектлар исемлегенә кертеләчәк.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү