Төркия курортларында коронавирус белән авыручылар саны арткан

Кайбер чит илләр туристлары өчен Төркия чикләре ачылуга, илдә, бигрәк тә үзәк һәм көнчыгыш төбәкләрендә,  COVID-19 инфекциясе йоктыручылар саны нык арткан. Бу хакта Төркия сәламәтлек саклау министры Фәхреттин Коҗа Twitterдагы сәхифәсендә язган, дип хәбәр итә “Российская газета”.

Биредә сүзнең курортлар турында баруы аңлашыла. Әмма  COVID белән чирләүчеләрнең тәгаен генә кайда ачыкланылуы мәгълүм түгел. Коҗи әйтүенчә, соңгы – 4 август мәгълүматларына караганда, илдә чир йоктыруның яңа 1083 очрагы теркәлгән. 18 сырхау үлгән, 994е савыккан.

Моңа кадәр министр ике зур диңгез порты –  Истанбул һәм Измир шәһәрләрендә чирнең пик ноктасыннан узуын, шул ук вакытта эпидемия дулкынының көнчыгышка таба борылуын белдергән.


Фикер өстәү