Гөлчәчәк Нәҗипова: «Хезмәт хакы алмыйча эшләгәндә дә бүгенге кебек авыр булмады»

Идел буенда беренче кешеләр барлыкка килгәннән алып бүгенгә кадәр. Татарстан Милли музеенда әнә шундый вакыт аралыгын колачлаган күргәзмә эшли башлаячак. Биредә 15 меңнән артык экспонат куелган, 100дән артык экспонат турында аерым мәгълүмат бирелә. Бу күргәзмәнең асылы нәрсәдә? Гомумән, музейлар ничек яшиләр? Бу һәм башка сорауларга Милли музей җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова җавап бирде.

– Гөлчәчәк Рәхимҗановна, ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмәнең асылы нәрсәдә?

– Асылы – халык игътибарын музейларга җәлеп итү. Әйтик, күргәзмәдә Болгар чорына багышланган өлеш бар. Без аның турында сөйлибез һәм әлеге тема белән кызыксынсагыз, Болгар музей-тыюлыгына барырга киңәш итәбез, дибез. Шулай итеп, бер күргәзмә Татарстан биләмәсендәге бөтен музейларны рекламалый. Монда Биләр, Сувар, әдәби музейлар, тематик музейлар – барысы да колачлана. Бу күргәзмә безне тарихи яктан баетсын, ә инде чит ил туристларын гаҗәпләндерерлек булсын, дип эшләдек. Без – тарихта эзлебез.

– Музейның фондларда сакланган бик күп экспонатлары халык күзенә чыгарылган. Әлеге күргәзмәгә сыймаган экспонатларның язмышы нинди булачак?

– Күрше бинада Саклау фондын булдыру проекты әзерләнде. Ул Мәскәүдә тикшерү үтә. Әгәр проект расланса, Милли музейның ачык фонды эшли башлаячак. Анда инде мөмкин булган бөтен ядкәрләрне халыкка күрсәтеп булачак. Кәгазь һәм фото документларның кайберләреннән кала. Чөнки аларны саклауның аерым кагыйдәләре бар. Андыйларны электрон мәгълүмат бирү чаралары ярдәмендә күрсәтәчәкбез. Россия Мәдәният министрлыгы Бөтенроссия дәүләт каталогын әзерли. Анда Татарстаннан 140 меңнән артык экспонат кергән. Кызыксынган ядкәрләрне интернет аша да табып була.

– Заман белән музейлар да үзгәрде. Хәзер инде биредә тотып карап була торган экспонатлар бар. Музейда белем дә ныгый, ял да итәсең, аерым бер шөгыльгә дә өйрәнеп була. Музей кешегә театр һәм кинотеатрлар кебек үк якынайды дип әйтеп буламы?

– Музейлар чыннан да үзгәрде. Мин аны халыкка театрлар кебек үк якынайды дип әйтә алам. Чөнки бүген бирегә туристлар  гына түгел, гаиләләр, балалар тартыла. Безгә көн саен йөри торган балалар бар. Алар өчен төрледән-төрле  мастер-класслар оештырылган. «КидСпейс»ларда да бала кул белән нәрсәдер ясый, музейда исә бу шөгыль төп нөсхәгә таянып эшләнелә. Әби-бабайлар ничек чиккәннәр, нинди тегү алымнарын кулланганнар – болар барысы да күрсәтелә, эшләп карап та була.

– Музейның төп кулланучысы кем?

– Төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләре. Әйткәнемчә, соңгы елларда балалар күбәйде. Галимнәр даими йөри. Җитәкчеләр дә кунакларын милли музейга алып килә. Гади кешеләр дә яратып йөри. Төп катлау – зыялылар. Килгән кеше, бу музей – Татарстанның йөзе, дип китә. Милли музей Россия төбәк музейлары арасында кеше иң күп йөри торган музей санала.

– Бүген музей хезмәткәре булу авырмы? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Безнең коллективта музей хезмәткәре бөтен коллективның өчтән бер өлешен генә тәшкил итә. Калганнары – караучылар, саклаучылар, җыеп әйткәндә, техник хезмәткәрләр. Музейчы белемле, эзләнүчән булырга тиеш. Музей – тыныч урын дип уйлаучылар ялгыша. Монда туктаусыз хәрәкәт бара. Хезмәткәр кулына экспонат килеп кергән икән, ул аның килеп чыгышын, тарихын өйрәнә. Экспонатлар турында белешмәне беркем дә язып бирми бит. Өйрәнү, аны халыкка аңлаешлы телдә һәм мавыктыргыч итеп җиткерә белү – музей хезмәткәренең эше. Күбрәк эшләгән, эзләнгән саен тәҗрибәң арта. Безгә яшьләр күп килә. Кызганыч, университетта музеология факультетының бюджет бүлеге кыскартылды, ләкин анда максатчан программа буенча укырга кереп була. Бөтен ышанычыбыз – КФУ һәм Мәдәният институтында. Чөнки кадрлар даими кайгыртылырга тиеш. Аннан тарихчылар һәм культурологлар килә. Соңгы елларда мәдәният институтыннан билгеле бер һөнәр ияләрен ала башладык. Әйтик, керамика остасы, тукучылар. Дөрес, бүген безгә тукырга да, балчыктан савыт-саба ясарга да кирәкми. Барысы да кибеттә бар, барысы да җитештерелгән. Җитештерү алга киткән саен, бик күп һөнәрләрнең кирәге калмады һәм күбесе юкка чыгу алдында. Ләкин барыбыз да кул эшенә тартылабыз. Әлеге һөнәрләр һич югы музейда яшәсен дип тырышабыз. Һөнәр – күңел байлыгы, җан тынычлыгы да ул. Тикмәгә генә, табибмы ул, укытучымы – музейда кулдан нидер ясарга омтылмый бит инде. Аңа ихтыяҗ бар.

– Музейларга дәүләт игътибары җитәрлекме?

– «Мәдәният» илкүләм проектында заманча җиһазлану өлеше бар. Анысы да әйбәт. Чөнки әлеге өлеш безгә аудиогидлар ясау мөмкинлеген бирә. Ләкин без, китапханәләр, театрларга аерым бүлекләр булган кебек,  музейга да аерым игътибар булмасмы, дип өметләнәбез. Тулаем алганда, музейга дәүләт ярдәм итә. Филиалларыбызның җидесендә биналары төзекләндерелде, яңа экспозицияләр төзелде. Музейга кирәкле игътибар әнә шул инде ул. Дөрес, проблемалар да юк түгел. Мәсәлән, техник хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары түбән. Бүген без пандемия сәбәпле бюджеттан  тыш керем ала алмыйбыз. Бу исә – аз хезмәт хакына өстәмә түләү ясап булмый дигән сүз. Техник хезмәткәрне ничек эшләтергә, аңа ничек ярдәм итәргә – әлегә бу хәл ителмәгән мәсьәлә булып кала.

– Башка республикаларга караганда Татарстанда музейлар саны күп. Аларның хәле ничек? Әйтик, Салих Сәйдәшев музеенда нинди яңалыклар бар?

– Анда төзекләндерү эшләре тәмамланды. Әлегә экспозиция төзү бара. Танылган композиторның тууына 120 ел тулган көннәрдә ачылыр дип көтәбез. Район җирлекләренә караган музейлар җирле хакимияткә карый. Мәдәнияткә хәерхаһлы башлык булган җирдә музейларның хәле әйбәт. Бу мәсьәләне җайга салыр өчен федераль программа кирәк дип уйлыйм. Муниципаль һәм төбәк музейларына ярдәм итү программасы турында әйтүем. Җирлекләрдә, гадәттә, мәдәният иң ахырдан карала. Беренче чиратта мәгариф, сәламәтлек, юл мәсьәләләре тора. Музей хәлләре әйбәт булган районнар да бар. Болар – Азнакай, Актаныш, Мөслим, Алабуга, Апас районнары. Бәлки Әлмәттә дә туган якны өйрәнү һәм Ризаэддин Фәхретдин музейлары биналары төзекләндерелер дип көтәбез. Тәтеш музеена да төзекләндерү сорала.

Каюм Насыйри музее күргәзмәсен яңарта, Нәҗип Җиһанов музее да яңарырга тора. Муса Җәлил музее яңартуга мохтаҗ. Печище авылындагы Я.Купала музеенда туристик зона булыр дип көтәбез. Красновидовода М.Горький музее да туристик зона булыр дип көтелә. Анда ел саен алма спасы үткәрә идек. Әлегә мондый чаралар үткәрә алмыйбыз инде. Иң беренче башланганда бер автобус халык килде. Соңгы елларда 12 автобуска җитте. Шәһәр кешесе табигатькә, авылга тартыла.

Шулай да, Татарстанда музейларның хәле начар түгел. Үз хәлеңне белер өчен читләргә чыгып кара, диләр бит. Күрше өлкәләр белән чагыштырганда, бездә үсеш бар.

– Пандемияне музейлар ничек кичерде? Онлайн чыгышлар белән табыш алып буламы?

– Онлайн карау үзизоляция вакытында 15 тапкырга артты. Татарстанлылар гына түгел, чит илләрдәге милләттәшләребез дә туры элемтә вакытларында сорауларын юллады. География киңәйде. Социаль челтәрләрдә активлаштык. Моннан тыш, Татарстан музейларының аерым сайты бар, ул да – мәйданчык. Үзизоляция вакытында Тукай әдәби музее актив булды. Милли музейның мастер-класслары уңыш казанды. Болар барысы да бушлай. Сүз уңаеннан, әлеге дәресләрне укытучылар дәресләрендә файдалана алыр иде. Иң сөендергәне: ябык булсак та, безнең белән кызыксынучылар күп икән. Табыш җәһәтеннән, бу хакта Россия Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары белән сөйләшүләр алып барыла. Аңлашылганча, бу механизмны төбәк үзе эшләргә тиеш. Аны уку йортларының аерым дәресләргә заказ бирү формасында күзаллап була. Ник дигәндә, укулар да дистанцион форматта алып барылды бит. Ләкин бу формат әти-әни җилкәсенә төшмәсен иде. Күпчелек очракта яңалыклар ата-анадан акча җыю аркасында гамәлгә аша. Моңа юл куймас өчен махсус дәүләт программасын булдыру кирәк. Икенче яктан, онлайн карау музейдагы бөтен рухны биреп бетерә алмый. Килеп күрү белән экран аша карау – икесе ике нәрсә.

– Сез музейда 1984 елдан бирле эшлисез. Шуннан чыгып, кайсы чорны музей өчен иң авыры дип әйтер идегез?

– Музейдан өч мәртәбә киттем. Кайда гына эшләсәм дә, ничектер, барыбер монда тартты. Мин аның сәбәбен аңлата да алмыйм. Дөрес, бу эшнең үз нечкәлекләре, үз авырлыклары бар. Шөкер, аларны үткәрә белдек. Музейда үз эшен яраткан кеше генә эшли ала.  Бездә әнә шундый бердәм команда тупланды. Уңышларыбыз күзгә күренеп артты. Ни гаҗәп, уңышлар күбәйгән саен, каршылыклар да арта. Хәзерге чор – иң авыры. Үзгәртеп кору елларында хезмәт хакы алмыйча эшләгәндә дә бүгенге кебек авыр булмады. Чөнки безгә ышаныч бар иде. Хәзергә читенрәк. Милли музей – безнең байлыгыбыз. Аны саклыйсы, таратырга ирек бирмисе иде.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү