«Глаголица» бәйгесен оештыручылар: «Татарстаннан катнашучылар аз булуы борчый»

VII «Глаголица» Бәйсез әдәби премиясенең приз фонды 1,5 миллион сумны тәшкил итәчәк һәм ул 100 катнашучыга бүленеп биреләчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр. Бәйгегә инде башка төбәкләр һәм илләрдән эшләр килә башлаган, ә Татарстаннан катнашучылар чагыштырмача азрак икән.

Конкурста рус һәм татар телләрендә иҗат итүче яшь авторлар катнаша.  Алардан проза, поэзия, эссе яки тәрҗемә номинацияләре буенча әсәрләр кабул ителә. Инде 300гә якын конкурс эше теркәлгән:

– Әсәрләр Мәскәү, Санкт-Петербург, Кыргызстаннан килә. Израиль, Белоруссия, Петрозаводск, Камчатка, Норильскидан да катнашучылар бар, ләкин Татарстаннан бик аз. Татар һәм рус телләрендә иҗат итүчеләр мөмкин кадәр күбрәк катнашсын иде, шулай ук тәрҗемәләр дә күрәсебез килә, – дип сөйләде бәйгене оештыручы «Счастливые истории» хәйрия фонды директоры Гөлшат Вәлиева.

Бәйгенең соңгы этабы ноябрьдә Казанда әдәби смена форматында узачак. Анда 100 катнашучыны сайлап алачаклар. Язучы, бәйгенең жюри әгъзасы Галимҗан Гыйльманов мондый форматның яшь язучылар өчен әһәмиятле булуын искәртте:

– Бәйгегә бүген үк премия бирердәй эшләр дә килә, әмма авторлары белән очрашкач, аларның үзлектән язылмавы сизелә. Очрашу кысасында яшь иҗатчыларга файдалы мастер-класслар узачак, шул рәвешле балалар иҗади осталыкларын арттырачак.

Оештыручылар бәйгегә килгән эшләрнең сыйфаты елдан-ел камилләшүен дә әйтте. Быел чынбарлыктагы тормышны тасвирлаучы әсәрләр белән беррәттән фантастика жанрындагы эшләрне актив җибәрәләр икән. Эшләр исә 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Йомгаклау этабында Гран-при ияләренә бәйгенең символы – Бәллүр ябалак, ә 30 җиңүчегә электрон планшетлар һәм китаплар тапшырылачак.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү