Казан шәһәренең 2 гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина: «Тыныч күңел белән китәм»

Бүген Казан шәһәренең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге гимназия директоры Камәрия Хәмидуллинаның вазыйфасыннан китүе билгеле булды. Аның урынына элек 13 гимназияне җитәкләгән Рамил Гайнуллин билгеләнгән.

Татар җәмәгатьчелеге яңа җитәкче гимназиянең бөтенлеген һәм андагы татар рухын саклап кала алырмы, дип борчыла. Без бу сорауны Камәрия Хәмидуллинага бирдек:
– Рамил Гайнуллинның белеме дә, тәҗрибәсе дә җитәрлек, фәннәрне ана телендә укытырга кирәк булуын күңеле белән аңлый, мин аны гимназиянең традицияләрен дәвам итә алыр, дип уйлыйм. Вазыйфамнан үз теләгем, күптән кабул ителгән карарым белән китәм. Яшем җитте, эшләү елларым, Аллага шөкер, күп булды. Канәгатьмен. Максатларга ирешелде, зур эшләр эшләнелде. Тыныч күңел белән китеп барам.
Гимназиядә гөрләп торган база тупланды, балалар саны 800 гә җиткерелде. Үзенең балалар бакчасы булдырылды, гимназия университет канаты астына керде. Хәзер остазлык мәктәбе төзергә хөкүмәт акча бирде. Аның бөтен техник биремнәрен эшләп калдырдым. Бина артачак, шунысына сөенәм.
Камәрия Хәмидуллина эштән китәргә дип гариза язуы һәм чираттагы ялын алуы турында хәбәр итте. “Гимназияне бөтенләй ташлап бетерү читен булыр, музей комплексында бәлки бераз эшләрмен дигән уем бар”, – диде ул киләчәк планнары турында.
Камәрия Хәмидуллина узган елның ноябрендә 70 яшен билгеләп үтте. Ул Казан шәһәре Думасы депутаты да.

Гөлинә Гыймадова

Фото: Madanizhomga.ru

Казан шәһәренең 2 гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина: «Тыныч күңел белән китәм»” язмасына фикерләр

  1. Камәрия апа исәнмесез,хәерле көн.Сезгә бәхетле киләчәк телим.Сау-исән озын гомер яшәргә,Аллаһы Тәгалә сезгә насыйп итсен.

Җавап Отменить ответ