Коронавируска бәйле тагын нинди чикләүләр көтелә?

Халык битлек-пирчәткәдән йөрергә ияләнде. Шуңа да әлегә чикләү чараларын арттыру күздә тотылмый. Коронавируска бәйле вазгыятькә багышланган матбугат очрашуында Роспотребнадзор вәкиле шулай дип белдерде.

— Республикада баштан ук катгый режим булды. Башка төбәктәге коллегалар белән сөйләшүдә чыгып әйтә алабыз-бездә халык тиешле урында битлек-пирчәткә кияргә күнекте, — диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Марина Трофимова. — Кызганыч, башка төбәкләрдә вазгыять катлаулырак. Бу алдан ук тиешле контроль булмауга да бәйле.


Фикер өстәү