Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе кандидатларга агитация ясау өчен бушлай басма мәйдан һәм бушлай эфир бирү буенча җирәбә үткәрү вакытын билгеләде

Бүген Үзәк сайлау комиссиясе утырышы узды. Анда 2020 елгы сайлау кампанияләрендә катнашучы кандидатлар арасында республика телеканалларында һәм дәүләт газеталарында бушлай эфир вакытын, бушлай басма мәйданны бүлешү буенча җирәбә салу турында мәсьәлә каралды.

– Җирәбә теркәлгән кандидатлар арасында үткәреләчәк. Аның беркетмәләре нигезендә,бушлай эфир вакытын һәм бушлай газета мәйданын бүлешү графигы төзеләчәк, – ди Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев.

Шулай итеп, 11 август көнне 10.00 сәгатьтә “Мәскәү” мәдәни үзәгендә (адресы: Казан шәһәре, академик Королев урамы, 47 йорт) өч сайлау кампаниясе:

–Татарстан Республикасы Президентын сайлау,

– 28нче Түбән Кама бер мандатлы сайлау округы буенча Россия Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлау,

37нче Алабуга бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау өчен төбәк (республика) дәүләт телерадиоканалларында бушлай эфир вакытын бүлү җәһәтеннән җирәбә үткәреләчәк.

Ә инде 12 август көнне10.00 сәгатьтә шушы ук мәдәни үзәктә 28нче Түбән Кама бер мандатлы сайлау округы буенча өстәмә сайлауга дәүләт газеталары редакцияләренең вәкилләре катнашында бушлай басма мәйданны бүлешү буенча җирәбә уздырылачак.


Фикер өстәү