Актанышта хатын-кызлар арасында иң оста машина йөртүчене ачыклаганнар

Актанышта дистә еллар рәттән иң оста машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан «Автотуташ» бәйгесе уздырылып килә. быел да бәйгедә катнашучылар арасында җиңүчеләр ачыкланды, дип хәбәр итә «Актаныш таңнары» басмасы.

Үз көченә ышанган һәм осталыгын күрсәтергә әзер булган дистәдән артык хатын-кыз анда үз көчләрен сыный. Быел да әлеге бәйге шундый 10 гүзәл затны бергә туплады. Бәйге ике этапны үз эченә алды. Беренче өлештә конкурсантлар 10 минут эчендә 20 сорауга җавап бирергә тиеш булсалар, икенче этапта фигуралы йөртүдә үз көчләрен сынап карадылар

Урыннар исә катнашучыларның теоретик белемнәренә һәм машина йөртү осталыкларына карап чыгарылды. 3 урынга Актаныштан Алена Аскарова, 2 урынга Пучыдан Ләйсән Газизова иреште. Алсу Хуҗина җиңүче булып танылды. Ул Республика күләменендә оештырылачак «Автотуташ-2020» бәйгесендә район данын яклаячак. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/06-08-2020/aktanyshta-hatyn-kyzlar-arasynda-i-osta-mashina-y-rt-chene-achykladylar-5761578


Фикер өстәү