Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булган

Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 корбаны булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Үлем сәбәбе паталого-анатомик экспертиза белән расланган», диелә хәбәрдә.

1936 елда туган хатын-кыз Яр Чаллыда яшәгән. 14 июльдә аны пневмония белән хастаханәгә салганнар. Табиблар «яңа коронавируслы инфекция» диагнозын куйган. Йөрәк авырулары кискенләшү сәбәпле, аның хәле бик авыр булган. 20 июльдә бу хатын үлгән.

1957 елда туган ир-ат Казанда яшәгән. Аны 23 июльдә 18нче хастаханәгә салганнар. Анда ике яклы пневмония һәм Covid-19 булган. Бу кеше 25 июльдә үпкәләре һәм баш мие шешүдән үлгән.


Фикер өстәү