«Александр Суворов» теплоходы әгъзалары ни хәлдә?

Татарстанга «Александр Суворов» теплоходының 55 пассажиры кайткан. Бу хакта журналистлар белән очрашуда билгеле булды. Исегездә булса, теплоход экипажы әгъзаларында коронавирус нфекциясен тапканнар иде.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина аңлатканча, Татарстаннан барлык пассажирлар хәзерге вакытта даими яшәү урыннары буенча изоляциядә. Аларга баш санитария табибы белешмәлекләре таратылган. 10-12 көннән соң бу кешеләрдән COVID-19 булуга тикшеренүләр өчен мазок алачаклар.


Фикер өстәү