Бушлай алма өләшүче Миләүшә ханым: «Озакламый виноград җитешә, аны да капка төбенә чыгарып куячакбыз»

Мамадыш шәһренең үзәгендә үз йорты белән гомер итүче Ибраһимовлар райондашларына бакча җимешләре өләшә. Мондый изге эшкә өч ел элек тотынганнар икән.

– Аллаһы Тәгалә биргән җимешләр бит. Капка төбенә чыгарып куям. Кешеләр килеп алып китәләр. Кемнәрдер берничәне генә алса, пакетларга тутыручысы да бар. Кеше алса, без сөенәбез генә, – ди Миләүшә апа. – 5-6 төп чиябез бар. Үзебезгә, балаларга җитәрлек булса, калганын күрше-күлән, танышларга өләшәбез. Алма быел да күп булды. Гел акча гына димәгән, савабы кирәк. Кешеләр рәхмәт әйтеп китәләр.


Миләүшә апа кешеләргә игелекле булырга кирәк, ди. 2004 елда үзләренә кайгы килә. Йортлары янып бетә. Әнә шулчакта аларга бөтен район булыша. Хакимият башлыгы ярдәме белән өй төзеп бирәләр.
– Әнә шундый игелек күреп, ничек синдә башкаларга ярдәм итмисең соң, ди ул. – Безнең алма өләшү әллә ни зур әйбер түгел ул. Иң мөһиме – кешеләр сөенсен. Әле менә озакламый виноград җитешә. Аны да капка төбенә чыгарып куячакбыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү