Казан үзәгендә онлайн-видеокамера урнаштырдылар

Туристларны җәлеп итү өчен, Казанның төп җәяүлеләр урамында онлайн-видеокамера урнаштырылды, дип хәбәр итә Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

«Туристлык-мәгълүмат үзәге бинасында (Бауман урамы, 49) онлайн-камера куйдылар. Ул хәзерге вакыттагы һава торышын һәм тулаем алганда Казан үзәгендәге атмосфераны күзалларга мөмкинлек бирә», — диелә хәбәрдә.

Онлайн-камера XIX йөз ахырында төзелгән тарихи бина – Смоленцев һәм Шмелев йортын күрсәтә. Шулай ук Богоявление манарасын да (ул, шул исәптән, күзәтү мәйданчыгы буларак та эшли) күрергә мөмкин.

 


Фикер өстәү