Казан–Петербург маршруты буенча авиарейслар көн саен булачак

Россиянең Smartavia авиакомпаниясе Казан—Санкт-Петербург маршруты буенча авиарейслар санын арттыра. 15 августтан башлап самолетта һәр көнне очып булачак, дип хәбәр итә «Казан» Халыкара аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Smartavia авиакомпаниясенең өстәмә рейсы чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә 13.15 сәгатьтә Татарстан башкаласыннан кузгалып китеп, 15.25 сәгатьтә „төньяк Венеция»дә булачак», — диелә хәбәрдә.

Билет бәясе бер якка 3160 сумнан башлана. Пассажирларга 189 кеше сыйдырышлы Boeing 737-800 очкычлары хезмәт күрсәтәчәк.

Казан һәм Санкт-Петербургны шулай ук «Россия» һәм «Победа» авиакомпанияләренең рейслары да тоташтыра. 1 августтан төньяк башкаладагы аэропорттан Төркия, Бөек Британия һәм Танзаниягә очып булачак.


Фикер өстәү