«Начар хатыннар – начар ирләргә, начар ирләр – начар хатыннарга…»

Күтән түгел генә күп еллар буе иркенләп сөйләшмәгән якын танышларның берсе белән озаклап гәпләшеп утыру бәхете тиде. Ул карьера баскычының берсеннән икенчесенә җиңел генә атлап менде, мул тормыш корды, балалар үстерде. Әйтик, елга бер тапкыр гаилә белән чит илдә ял итеп кайтуны чүпкә дә санамый.

Сөйләшү нигездә тормыштагы хаталар турында барды. Икебез дә беравыздан диярлек, балаларны тәрбияләүгә җитәрлек игътибар бирмәдек, дип уфтанабыз. Юк, бу безнең балалар начар дигәнне аңлатмый. Шөкер, икебезнеке дә тормыштагы тәкъдир кушкан юлларыннан әйбәт кенә атлап баралар. Гаилә кордылар, матди яктан безгә бәйле түгел – үз көннәрен үзләре күрә. Әмма һәр кешегә хас булганча, идеальлектән ерак алар да. Кайвакыт хаталар да ясыйлар, тормышның сикәлтәле юлында чайкалып куйган чаклары да була. Балаларның менә шул хаталарында без үзебезнең аларга карата сабый чакта тәрбия биреп җиткермәвебезне, тормыш дигән сынауга яхшылап әзерләмәвебезне күрәбез.

«Алар белән шөгыльләнергә вакыт та җитмәде инде», – ди танышым. Вакыт дефициты гына түгел, яшәү серләрен үзебез дә белеп җиткермәвебез комачаулады бугай тормышны тагын да уңышлырак итәргә. Әмма күпме генә камиллеккә омтылсак та, ирешелмәгән максатлар, тормышның китек яклары булмый калмаячак, монысын да яхшы беләбез. Безнең бу сөйләшү – һич кенә дә тормыштан зарлану түгел, бары тик үткән гомердәге булган кайбер ялгышларны барлап чыгу гына.

Сүз иярә сүз чыгып, хатыннар турында да фикерләр уртаклашыла инде, билгеле. «Ир кешенең уңышы хатынына бәйле», – ди танышым, бәхәсләшергә урын калдырмаслык итеп. «Ирне ир иткән дә – хатын, хур иткән дә – хатын» дигән татар мәкален искә төшерәм мин дә, килешеп. Хатыннар турында сүзне озайтмыйбыз, әлбәттә, чөнки, шөкер, бу өлкәдә икебез дә зарланырга урын тапмыйбыз. Аннан соң бит хатынның нинди булуы ирдән дә тора. Монысы инде, сүз дә юк, таякның икенче башы.

Тик шулай да хатынның нинди булуы, үзен ничек тотуы, ниләргә омтылуы ир кешенең язмышында хәлиткеч роль уйный. Кайбер белгечләр тәҗрибәгә нигезләнеп әйтә бит әнә: «Карындагы баланың үсеше, бигрәк тә баш мие үсеше әнисенең тавышына да бәйле»,  – диләр. Димәк, карында бала йөрткәндә, әни ничек сөйләшә һәм ниләр сөйләшә, баланың киләчәге өчен шунысына кадәр әһәмиятле. Бөтен дөньядагы нейропсихологлар исә беравыздан һәм кистереп әйтә: «Дөньяны укырга сәләтсез балалар баса башлаган икән, моның сәбәпләренең берсе эшләп йөрүче әниләрдән сабыйларга игътибар җылысы җитмәүдә», – диләр. Балалар бакчалары һәм яслеләр ачып, әниләрне эшкә куып, җәмгыять бер социаль проблеманы чишәм дип, икенчесен һәм катлаулырак булганын тудыра.

Безнең сүз бит хатыннарның ир кеше тормышындагы роле турында иде. Интернет челтәрендә: «Ахмак хатыннар ирләреннән кол ясыйлар да кол хатыны булып яшиләр. Акыллы хатыннар ирләрен патша итә дә патша хатыны булып яши», – дигән канатлы сүзләр йөри. Гали ибн әбү Талип сүзе дип тә әйтәләр аларны кайберәүләр. Авторы төгәл мәгълүм түгел, әмма сүзләр нигездә дөрес, монысы хак.

Моннан нәкъ дүрт ел элек без «Ватаным Татарстан»да «Чалбар хатын-кыз киемеме?» дигән язма бастырган идек. Анда без Ольга Валяева исемле рус хатынының чалбарны салып ташлап озын итәкле хатын-кыз күлмәгеннән йөри башлагач, үзендә булган 19 уңай үзгәреш турында язуын искә алдык. Тик үзгәрешләр Ольганың үзендә генә түгел, ирендә дә барлыкка килә. Язмадан өзек бирик әле: «Иремнең кереме 30 тапкыр артты, – ди бәхетле хатын. – Бары тик өч ел эчендә. Менә нәрсә ул гаиләне тәэмин итүне иреңә ышанып тапшыру. Аның белән көрәшү түгел, конкурентлык түгел, кояш астындагы үз урыныңны дәгъвалау түгел. Ә тулысынча аңа тапшырылу. Күлмәк беренче адым булды. Күлмәкле килеш мин бик күп нәрсәне эшли алмыйм инде».

Луиза Шәйхетдинова: «Киләчәк буынның сәламәтлеге хатын-кыздан тора»

Соңгы җөмләгә игътибар итик әле. Психологлар бу хакта менә нәрсәләр әйтә: «Әгәр хатын артык мөстәкыйль булып, барысын да үз өстенә алса, ир җавапсызга әйләнә. Хәтта ул моңарчы үзе өчен генә түгел, башкалар өчен җавап бирерлек хәлдә булса да, ул күнекмәсен югалта, йомшара һәм диванга «берегеп үсә». Ирләр киеме киеп, аларның вазыйфасын үз өстенә алган хатыннарга ирләрнең диванда телевизор карап тик ятуыннан зарланырга әллә ни урын да юк сыман инде монда. Гомумән, хәзерге психологлар бик сәер халык. Алар ирләрнең читкә йөрүендә дә хатыннарын гаепли. Беренче булып хатын-кыз хыянәт итә, диләр алар. Юк, сүз физик хыянәт, тән хыянәте турында түгел. Әгәр хатын: «Яхшырак ир табып булган булыр иде», – дип уйласа, бу ирләр хыянәтенә беренче адым – психологлар ясаган нәтиҗәләрнең берсе шундый. Киресенчә, хатын иренең яхшы сыйфатларын гына күрсә һәм гел шуларны искә алса, яхшы яклар үсә һәм үрчи башлый. Хатын ирен хөрмәт итсә, ирне хезмәттәшләре һәм дуслары да хөрмәт итә; хатын үзендә хатын-кыз сыйфатларын үстерсә, ирдә ир сыйфатлары үсә; хатын ирен гаиләдә баш һәм лидер итеп тойса, ир чын мәгънәсендә гаиләне тәэмин итүчегә әверелә, күбрәк хак алып эшли башлый… Хатын ирнең идеяләренә ышанса һәм тормышка ашырырга булышса, ирнең иң «тиле» хыяллары да тормышка аша. Галимнәрнең хатын-кызларга «ирне ир итү» өчен биргән кайбер киңәшләре генә бу.

Соңгы киңәшнең тормышка ашырылуы турында атаклы Генри Фордның тугры хатынын мисал итеп китерәләр. Фордның автомобиль индустриясе турындагы идеяләренә күпләр көлеп караган бер вакытта хатыны көн саен эштән соң гаражда лампа тотып яктыртып торган, диләр. Бөтен дөньяга билгеле Форд заводлары менә шул рәвешле дөньяга килгән.

Хатын-кызны хатын-кыз итүдә дә ирләрнең роле зур, билгеле. Болар – икесе бер-берсенә тыгыз бәйләнгән нәрсәләр. Коръәндә Аллаһы Тәгалә бәхәсләшергә һәм зарланырга урын калдырмаслык итеп әйтә бу хакта: «Начар хатыннар – начар ирләргә, начар ирләр – начар хатыннарга, ә яхшы хатыннар – яхшы ирләргә». («Нур» сүрәсе, 26 нчы аять). Гаилә тормышының башында ук Аллаһы Тәгалә шулай насыйп итеп куя: зиначы хатын күңеле саф һәм тугры иргә кияүгә чыга алмый, чиста йөрәкле хатыннарга азгын ирләр яр булмый. Шуңа күрә ирләреннән зарланучы хатыннар, хатыннарыннан риза булмаган ирләр үз йөрәкләрен тикшерсен. Каршы якның үз-үзен тотышы күңелдәге уйларның дөрес түгеллегеннән булырга мөмкин.

Татарстанның бер авылында бер тапкыр да гаилә корып карамаган 60ка якын ир-ат һәм хатын-кызлар яши: ялгызлыкның сәбәбе нидә?

Югарыда телгә алынган аятьнең иңүе дә бит пәйгамбәрнең (салаллаһу галәйһиссәлам) хатыны Гайшәне монафикълар зина кылуда ялган гаепләгәннән соң була. Әгәр Гайшә зина кылучы булса, Аллаһның илчесенә хатын була алмас иде. Моның белән бәхәсләшергә теләүчеләр күп булыр, мөгаен. Бер дә иренә хыянәт итмәгән хатынның ире зина кылып йөри, дип әйтерләр. Башка мисаллар да китерергә мөмкиннәр. Тик игътибар белән карасак, хыянәтсез ул хатынның, мөкиббән китеп һәм ләззәтләнеп, ирләрнең һәм хатыннарның тыелган уеннары сурәтләнгән сериаллар карап утыруын күрер идек. Яисә йотлыгып «хатын-кыз романы» дип аталган китапларны су кебек эчүен белер идек. Күңел зинасы һәм күз зинасы дигән гамәлләр катнаша да китә инде монда.

Әйе, әйе, безнең җәмгыять боларны бер дә ярамаган нәрсәләргә санамый. Әмма безнең аршын Аллаһы Тәгаләнең бизмәне белән туры килми шул. Безгә яхшы булып күренгән нәрсә асылда бик яман булып чыга. Шуңа күрә зинага тыныч караган, аннан чирканмаган хатынның ире хыянәт итсә, гаҗәпмени? Нәрсә генә дип әйтсәк тә, ирләр – хатыннарның көзгесе, хатыннар – ирләр көзгесе инде ул. Үзеңә яр сайлауда ирекле син, әлбәттә. Әмма кемне генә сайлама, ахыр чиктә ул синең үзеңә тәңгәл килгән гомер юлдашың булачак. Чиләгенә күрә капкачы, кыскасы. Хатынны алыштырып, яисә ирне башканы сайлап кына әллә ни уңышка юлыгып булмый. Үзеңне яхшы якка үзгәртү аша гына нәрсәгәдер ирешергә мөмкин. Элекке тәкъвалар әйтә торган булган бит: «Гөнаһларыбызның эзләрен без хатыннарыбызда, хәтта атланып йөри торган атларыбызда күрәбез», – дип. Гөнаһ кылдыңмы (әйтик, күңел белән генә булса да), хатыныңның әхлагында чагылмый калмый инде ул. Димәк, яхшы холыклы хатынга (яки иргә) ия булырга теләсәң, үзеңне изгелеккә юнәлт, чөнки онытма: «Начар хатыннар – начар ирләргә, яхшы хатыннар – яхшы ирләргә». Аллаһы Тәгалә куйган бу киртәне үтеп чыга алганы юк әле беркемнең дә.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү