Пенсиягә чыккач пычак ясый башлаган

Иске Кади авылында яшәүче 88 яшьлек Харрас бабай пычак ясый.

Аның пычакларын күрше авыллардан гына түгел, хәтта район үзәгеннән да килеп алалар. Яшь чагында механизатор булган, Якты Тау авылындагы тегермәндә эшләгән. Ә инде пенсиягә чыккач, пычак ясау шөгыленә керешкән. «Якты Тауга 25 минутта барып җитә идем. 9 ел шулай ике авыл арасында җәяү йөрдем. Бервакыт җиде хатын-кыз белән бер чүмәлә янында эшлибез. Минем пычакның тавышы да чыкмый. Шунда бер хатын пычагымны сорап алды, эшләп карады. Аннары үзләренә дә ясап бирүне сорады. Җидесенә дә ясап бирдем», – ди оста, шөгыльнең ничек башлануын искә төшереп.

«Безнең Чирмешән»


Фикер өстәү