Татар каналлары ник югалды икән?

Питрәч районының Званка авылында яшим. Башта телевизорым бик яхшы күрсәтә иде. Яңа елга кадәр бөтен каналны карадым. 2020 елга чыккач, татар каналлары да, «Эфир» да юкка чыкты. Нәрсә булды икән? Ни өчен элек күрсәткән каналлалар хәзер күрсәтми?

 М. Әһлиуллин

Питрәч районының РУЭС җитәкчесе Илнар Сибагатуллин:

–  Монда төгәл проблеманы ачыкларга кирәк. Сезгә мөрәҗәгать иткән кеше телевизорны ничек карый икән? Каналларның юкка чыгуы приставка булмауга бәйлеме икән, әллә инде гаеп – антеннадамы икән? Шушы көннәрдә әлеге авылга барып, М. Әһлиуллинның проблемасын хәл итәргә булышырбыз.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү