Сөттә антибиотик табылу нәрсәгә бәйле?

Мал асраучының мәшәкате бетеп торганы юк инде ул. Аңа йөгерә-йөгерә ризыгын әзерләргә, абзарын чистартырга кирәк. Моннан тыш, авыруларын дәвалыйсы, чебен-черкие белән көрәшәсе бар. Боларга өстәп, тапшырган сөтеңне «антибиотиклы» яки «әчегән» дип кире кайтарсалар, бөтенләй кәефең кырылып куяр. Гаебең булмаганда бигрәк тә. Ә җәен мондый хәлләр тагын да ешая. Безгә дә әлеге проблема турында республиканың төрле почмагында яшәүчеләрдән ишетергә туры килә. Сәбәпләре нидә? Бу гамәл сөт җыючылар тарафыннан махсус эшләнә аламы? Әнә шул сорауларга җавап табарга тырыштык. 

«Сөтләрне алып кайтып тараталар»

Сөт әчү, антибиотик чыгу күренеше белән Кукмара районының Ядегәр авылы халкы да очрашкан.

– Иртән сөтне чыгарып тапшырабыз, ике сәгать тә узмый, шуны кире әйләндереп кайтаралар да халыкка тараталар. Бер көнне «антибиотик чыкты» диләр, икенче көнне «әче тәм кергән», өченче көнне «тагын әчегән». Әчегән сылтавы белән көн дә кире кайта башлагач, хуҗалыктан сөт җыюны кичкә дә күчереп карадылар. Көтү кайтып, берәр сәгать узгач кына җыйдылар. Юк инде, барыбер әчи. Әни, ул сөттән эремчек ясап, үрдәк-тавыкларга сала – аларга бәйрәм. Безнең кош-корт быел җәй буе эремчек белән сыйланды. Вакыт-вакыт сөтне тикшерүгә җыялар. Су кушмыйлармы, янәсе. Андый кешеләрнең сөтен алмыйлар, – ди шушы авылдан Эльвира Фатыйхова.

Сыер савучы Илмас Сәмигуллин: «Эшнең ояты юк»

Моңа охшаш хәлләр шул ук районның тагын бер авылында булган.

– Антибиотик чыгу күренеше җәйгә дә, кышка да карамый инде ул. Ел әйләнәсе була торган хәл, – диде безгә исемен газетада күрсәтергә теләмәгән апа. – Июньдә 4 тапкыр алып кайтып тараттылар. Бездә генә түгел, күрше-тирә авылларда да шул ук хәл. Сөт җыючыга бер сүзебез дә юк. Халыкның үзенең әшәкелегедер дип уйлыйм. Сыерлар гел авырып тора бит. Хәзер мал асрау бик авыр. Кешеләр кебек алар да еш чирли. Үзләре бозаулый алмый, чүбен сала алмыйча газаплана… Эсседә бигрәк читен булды. Мондый көннәрдә сыерлар, кызуга чыдый алмыйча, салкын суга кереп, җиленнәренә салкын тидерә. Маститны антибиотиксыз гына җиңеп булмый шул. Кигәвен-черкие күп. Халык дәвалый да, «Ярар, үтәр әле», – дип уйлап, сөтләрен чыгарып тапшыра. Алар аркасында безнең ише күпләп мал асраучылар зыян күрә. Без үзебез әлегә дүрт сыер савабыз. Берсе 30 литр сөт бирә. 10 – 15 литр биргәннәре дә бар. Анализлар еш начар чыга башласа, сөт җыючы күп мал асраучыларның сөтләрен аерым сала. Кире кайтарган сөтләрне әрәм итмибез анысы, чебиләргә ашатабыз. Кош-кортны бик яхшы симертә. Бер яктан көенәм дә, икенче яктан сөенәм, кыскасы. Әллә нигә бер түзәргә була әле, күпкә китсә, кәефне кыра, әлбәттә. Авыл халкы, сөт сатып, аз булса да акча эшли бит.

Гөлүсә Вәлиева Кукмара районының биш авылыннан сөт җыя. Шул исәптән, Ядегәрдә дә. Аның әйтүе буенча, сөт әчү, антибиотик чыгу очраклары булгалый, әмма еш түгел. Мондый проблема аеруча июнь ахыры – июль башында – көннәр эссе торган вакытта булган.

– Антибиотик чыгу очраклары, гадәттә, айга бер-ике тапкыр булгалый. Бер дә булмаска да мөмкин. Кеше малын дәвалый да сөтен ялгышып чыгарадыр дип уйлыйм. Күрәләтә начар сөт күтәреп чыкмый инде. Бөтен кешенең дә сөте кадерле, беребез дә кызык өчен генә эшләп йөрмибез. Соңгы атналарда мондый әйбер булганы юк. Эссе көннәрдә булгалады, әлбәттә. Антибиотик чыкканы да, ачыган вакыты да. Июньдә анализлар гел әйбәт иде. Июльдә сөтләрне ике тапкыр кире кайтарып тараттык. Кешесен ачыклый алмасак, урамлап тикшереп карыйбыз. Аерым-аерым гына тикшергәнебез дә бар. Кеше сыер җилененә мазь сөртә, ләкин аннан анализга чыкмый дип уйлый. Аннан да булырга мөмкин. Шуңа күрә составын өйрәнергә кирәк. Халыкка бу турыда гел әйтәбез инде. Андый сөтне бер көнне берсе, икенче көнне башкасы алып чыгарга мөмкин. Үләннән чыккан вакытлар да булды. Мәсәлән, узган айда бер кеше, ашаткан печәненнән шикләнеп, үзе лабораториягә алып барып тикшерде. Ләкин анализлары сөтнең чиста икәнлеген күрсәтте, – дип аңлатты Гөлүсә Вәлиева.

Кредит алмыйча 40 сыерлы ферма булдырган Айдар Әхмәтшин: «Чаллыда тудым, ләкин һәр җәем авылда уза иде»

Сөтнең майлылыгы аз булган, ачыган чаклар барлыгын да әйтте ул.

– Сөт сыек дип, халыкны гына да гаепләп булмый инде. Сәбәпләре төрле булырга мөмкин, дип аңлаталар безгә. Сөтне дөрес итеп сакласыннар иде. Эссе көннәрдә, аптырап, бер атна иртә һәм кичен җыйдык. Бер көнне әчегәч, халыкның сөтләре әрәм булмасын, дип кичен җыеп карадык. Безгә дә кызык түгел югыйсә. Эш юклыктан йөрмибез. Кире алып кайтып тарату безгә дә рәхәт түгел. Өстәмә эш, чыгым дигән сүз бит бу. Шул ук мичкәдә үземнең сөтем дә кире кайта, – диде Гөлүсә Вәлиева.

Сигез сыер асраудан ни мәгънә?

Сөт җыю яхшы бизнес

Хәер, сөттә антибиотик чыгу күренеше бер бүген дә, бер районда гына да күзәтелми. Кызганыч, мондый хәлләр әледән-әле очраштыргалый. Соңгы айларда мондый очраклар Азнакай, Актаныш, Баулы районнарында яшәүчеләрдән дә ишетелде.

Мәгълүм булганча, халыктан җыелган сөтне кабул итү пунктларына илтеп тапшыралар. Аннан соң аларны заводларга озаталар. Эшмәкәр Дамир Шәйхетдиновның пунктына республиканың сигез районыннан 87 кеше сөт китерә. Аның әйтүенчә, ризыкта антибиотик чыгу сөт җыючы өчен бер дә файдага түгел.

– Чиста сөтне антибиотиклы итеп күрсәтеп, халыкка кире кайтару ул иң начар сөт җыючының гына эше була ала. Без, трейдерлар, чиста сөтне сөенеп кенә кабул итәбез. Чөнки бездән начарын заводлар да алмый. Чит илләрдә аны хәтта канализациягә дә агызмыйлар. Шуңа күрә чиста сөтне борып җибәрү башка да килмәс иде. Шулай да, минем уйлавымча, сөт җыючылар аны махсус эшләмидер. Мәсәлән, миндә җыелган сөтне алырга дип, артымда тагын тагын дүрт кеше тора. Кыскасы, үзегез аңлыйсыз, бу –  яхшы бизнес. Һәм сөт җыючы бу адымга махсус бармас иде дип уйлыйм, чөнки халык аңа бирмәсә, башкага сата ала бит. Антибиотик чыккан очракта, без кире җибәрәбез һәм халыкка тараттырабыз. Бу – иң дөрес ысул. Көнаралаш ук булмаса да, мондый очраклар булгалый, – ди ул.

Мал табибы Илдус Хатыйпов әйтүенчә, сөттә антибиотик чыгу – терлек асраучылар еш очраша торган күренеш. Шулай да ул монда «гадел булмаган бизнес»ка да урын булырга мөмкин, дип саный.

– Сөт сатып алучылар, бәяне киметер өчен, бу эшне махсус та эшләргә мөмкиннәр. Ләкин, мәсәлән, шул ук кукмаралылар бу адымга барадыр дип уйламыйм. Башка районнарда, бәлки, була да алыр иде, – ди ул.

Хикмәт телендә

Белгечләр аңлатуынча, сөттә антибиотик чыгуның төп сәбәпләре – хайваннарны дәвалаганда кулланылган препаратлар һәм сыйфатсыз (күгәргән) ризык ашату. Катнаш ризыкларның да сыйфатын һәм составын карарга кирәк. Малларның тоякларын, җиленнәрен дәвалаган вакытта көчле антибиотик кадыйлар. Пенициллин төркеменә кергән дарулар организмнан 3 – 7 көн эчендә чыгып бетә. Көчлерәген кадаган очракта, сөтне 12 – 21 көннән соң гына тапшырырга ярый. Болардан тыш, маститны профилактикалау максатыннан сөртелә торган мазьлар составында да ярамаган матдәләр булырга мөмкин. Антибиотик хәтта сыер саву аппаратларын юа торган чаралардан да чыгарга мөмкин икән. Ә менә, белгечләр әйтүенчә, чебен-черкигә каршы кулланыла торган препаратлар берничек тә сөт анализларында күренә алмый.

– Антибиотик ул – гөмбәчек. Ул, беренче чиратта, даруларда була. Икенчедән, малның нинди азык ашавына да карый. Күгәрекле печән, силос, сенаж ашаткан очракта да сөттә антибиотик күрсәтергә мөмкин. Шулай ук әрем кебек үлән белән тукланган малның сөтенә дә антибиотик чыгарга мөмкин. Шуңа күрә, малларын дарулар белән дәваламаган очракта да мондый хәл еш кабатлана икән, халык терлекләренең азык составын карасын, – ди Илдус Хатыйпов.

Мал табибы Илдус Хатыйпов: «Зур сыер көненә 100 г тоз ашарга тиеш»

Антибиотиктан тыш, сөттә су чыккан очраклар да еш була. Мондый күңелсез хәлләр хәтта намуслы, гадел кешеләрдә дә очраштыргалый. Хикмәт нидә соң?

– Беренчедән, сөтнең тыгызлыгы каймагын (сөт өстен) җыеп алган вакытта кими. Икенчедән, бу – сыерның үзенчәлеге дә булырга мөмкин. Кайбер малның сөте үзе шулай сыек була. Өченчедән, юеш дробина (арпа кайнатудан калган куерык), барда кебек сусыл азык биргән очракта да сөтнең тыгызлыгы кимергә мөмкин. Күп итеп алма турап ашаткан вакытта да анализлар су булуын күрсәтә ала, – дип аңлатты безгә белгеч.

Ә сөт нидән әчи? Эссе көннәрдә дөрес сакламаудан тыш, башка сәбәпләре дә бар икән:

– Көтүлек җирләрендә әрем, меңьяфрак, гөлбадран (пижма) күп бит хәзер. Әлеге үләннәр сөткә әчкелтем тәм бирә. Анализларда әчегән итеп күрсәтмәскә дә мөмкин, ләкин сөткә ачысы чыга аларның. Аннан соң, сыерның сөт бирү фазасына игътибар итәргә кирәк. Кайсыдыр мал бозаулагач, алты ай, ә кайсысыдыр өч ай гына тәмле сөт бирә ала. Халык шуны аңласын иде: сыер сөтне кешегә түгел, ә бозауга бирә ул. Ташлату ягына барганда сөтнең сыйфаты кими, структурасы үзгәрә. Анализларның начар булуы шуңа да бәйле булырга мөмкин.

Республика ветеринария лабораториясенең ветеринария-санитария экспертизасы бүлеге мөдире Светлана Хәмитова әйтүенчә, сөтләрне сөт җыючылар үзләре дә ялгышлык белән әчетергә мөмкин.

– Эссе көннәрдә сөт тиз әчи. Шуңа күрә халыктан җыелган сөт ике сәгать эчендә суытылырга тиеш. Һава температурасы +4 градустан -2 градуска кадәр булсын. Сөтне 36 сәгать эчендә илтеп тапшырырга кирәк. Аннан соң чисталык та бик мөһим. Даими рәвештә сөт тапшырган кеше болардан үзе дә хәбәрдардыр, дип уйлыйм, – ди ул.

Белгеч әйтүенчә, маститлы сөтне дә, антибиотиклысын да кулланырга ярамый. Соңгысы кеше организмын даруларга ияләштерергә мөмкин. Моннан тыш, ул эчәклек микрофлорасын да бозарга сәләтле.

Әчегән сөтне түбән бәядән биреп, аны җитештерүдә кулланып булмыймы икән соң?

– Юк, чөнки бу сөтләрнең күләме бик аз була һәм җитештерүдә файдаланыр өчен ул даими булырга тиеш, – ди Илдус Хатыйпов.

Кыскасы, күңелсез хәлдә калмас өчен, сөтлебикәләрне белеп дәвалау гына җитми, белеп ашатырга да кирәк.

Зөһрә Садыйкова
ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү