Түбән Камада дус кызын коткарганда суда батып үлгән ир-атның мәетен тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген иртән 6нчы зональ эзләү-коткару отряды водолазлары ярдан биш метр ераклыкта 32 яшьлек ир-атның мәетен тапкан һәм ярга чыгарып полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Сулык төбендә арматура кисәкләре чыгып торган бетон плитәләр булу сәбәпле, ир-аны эзләү эшләре катлауланган.
Коткаручылар сүзләренчә, ике пар су коенырга килгән. Кызларның берсе бата башлаган. Аңа егете һәм аның дусты ярдәмгә ташланган. Кыз сөйгәне белән ярга чыга алган, ә аларның дуслары баткан.