Татарстанда мэр, район башлыгы һәм депутатларның хезмәт хакы артачак

Татарстанда муниципаль берәмлек башлыгы, аның урынбасарлары, депутат һәм җирле үзидарәнең сайлау органы әгъзаларының хезмәт хаклары 3 процентка артачак. Хокукый мәгълүмат порталында чыккан тиешле карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Хезмәт хаклары быелның 1 октябреннән артачак. Түләү күләмен исәпләп чыгару өчен авыл җирлегендә кече вазифалар төркеме белгеченең оклады 1,03 тапкырга — 11498 сумга кадәр арттырылачак.

Бюджет даирәсенең бердәм тариф челтәре каралмаган кайбер оешмалары хезмәткәрләренең дә окладлары артачак.


Фикер өстәү