Коронавирустан зыян күрүчеләргә түләнәчәкме?

«Гадел Россия» фракциясе депутатлары Дәүләт думасына коронавирус инфекциясеннән зыян күрүчеләргә түләү турында закон проекты керткән.

Алар COVID-19 аркасында эшсез калган һәм кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган россиялеләргә өстәмә финанс ярдәме күрсәтүне тәкъдим итә. Закон проекты ай саен федераль бюджет акчалары исәбенә ярдәм күрсәтүне күздә тота.

Әмма Россия Министрлар Кабинеты әлеге башлангычны хупламый, чөнки Хөкүмәт югары әзерлек режимын керткәндә гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү турында карар кабул итәргә хокуклы, дип хәбәр итә «Российская Газета». Шулай ук анда, яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гражданнар хәзер үк социаль ярдәм ала алалар, дип ассызыклыйлар.


Фикер өстәү