Диспансеризациядән баш тартмыйлар

Киләсе атнада Татарстанда яшәүчеләр диспансеризация уза башлар дип көтелә. Бу хакта сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев әйтте.

«Хәзер бу җәһәттән тиешле боерык әзерләнелә. Поликлиникаларда эпидемиологик иминлек нормаларын саклау буенча фикер алышабыз.

Диспансеризацияне тизрәк башлап җибәрүгә әлегә шул тоткарлык ясый», – диде министр урынбасары. Альмир Абашев әйтүенчә, коронавирус чорыннан соң диспансеризация үткәрү үзгәрешсез кала. Чөнки медицина ярдәменең нәкъ менә шундый алымы үлем-китем очраклары кимүгә һәм гомер озынлыгын арттыруга китерә. Эпидемиягә каршы чараларны поликлиникаларга килүчеләргә дә, шулай ук медицина хезмәткәрләренә дә үтәргә туры киләчәк. Альмир Абашев сүзләренә караганда, ниндидер яңа катгый таләпләр куелмаячак. Үзара 1,5 метрлы ара калдыру кагыйдәсе сакланачак. Диспансеризация узу өчен иң элек табиб белән элемтәгә чыгып, вакытын килештерергә кирәк булачак.

Элекке ректор төрмәдә утырачак
Казанның Вахитов районы суды КХТИда зур күләмдә акча урлауга кагылышлы җинаять эшенә нокта куйды. ВУЗның элекке ректоры Герман Дьяконов аеруча зур күләмдә акча үзләштерүгә бәйле мошенниклык гамәлләрендә гаепле дип танылды. Ул 7,5 ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителде. Элекке ректор җәза срогын гомуми режимдагы колониядә үткәрәчәк.
Уку йорты җитәкчеләреннән тагын берсе – проректор Илдар Абдуллин да шундый ук срокка төрмә җәзасына хөкем ителде. Җинаять эшенә кагылышлы башкалар исә шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде.
Югары уку йорты ректоры һәм аның ярдәмчеләренә карата җинаять эше 2016 елның февралендә кузгатылган иде. Башта вузга 64 миллион сум зыян китерелгән дип уйланылса, соңыннан бу сан 42 миллионга калды.


Фикер өстәү