Салават Фәтхетдинов белән Данис Зарипов Татарстан Президенты сайлауда Рөстәм Миңнехановның ышанычлы затлары булачак

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Президенты вазыйфасына кандидат Рөстәм Миңнехановның ышанычлы затларын раслады.

23 кешедән торган исемлектә танылган табиб Ринат Акчурин, “Зенит” волейбол командасының баш тренеры Владимир Алекно, республика инфекция клиник хатаханәсенең баш табибы Марат Гатауллин, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, хоккейчы Данис Зарипов, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы герое Борис Кузнецов, композитор Эльмир Низамов, Татарстаның дәүләт симфония оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский, җырчы Салават Фәтхетдинов һәм башкалар бар.
Ышанычлы затлар кандидат өчен агитиация алып бару һәм дебатларда катнашу хокукына ия.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе бара: республика Президентын сайлау, Түбән Кама сайлау округында Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлау, Алабуга сайлау округында Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау һәм җирле үзидарә органнары депутатларын сайлау.
Тавыш бирү 11, 12, 13 сентябрьдә узачак. Тавыш бирүнең бердәм көне статусы 13 сентябрьгә беркетелгән.


Фикер өстәү