Татарстанда буласы сайлауларда 43 участокта КОИБ җиһазлары урнаштырачаклар

Татарстанда буласы сайлауларда 43 участокта сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары (КОИБ) урнаштырачаклар. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең бүген узган утырышында әнә шундый карар кабул иттеләр.

Әлеге комплексларның 18е Казандагы участокларда эшләячәк. Калганнарын Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Алабуга, Лениногрск һәм Чистайда урнаштырачаклар.
КОИБ җиһазы сканер ярдәмендә бюллетеньдәге мәгълүматны исәпкә ала һәм тавышны санап бара. Шул ук вакытта тутырылмаан яки бозылган бюллетеньнәрне дә ачыклый. “КОИБ урнаштыру тавыш бирү эшен тизләтергә һәм бюллетеньнәрне санаганда кеше факторын юкка чыгарырга ярдәм итә”, – диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе бара: республика Президентын сайлау, Түбән Кама сайлау округында Дәүләт Думасы депутатын өстәмә сайлау, Алабуга сайлау округында Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау һәм җирле үзидарә органнары депутатларын сайлау.
Тавыш бирү 11, 12, 13 сентябрьдә узачак. Тавыш бирүнең бердәм көне статусы 13 сентябрьгә беркетелгән.


Фикер өстәү