«Чайка-СПГ» пассажир теплоходын суга төшерделәр

Бүген Горький исемендәге Яшел Үзән заводында сыекландырылган табигый газ ягулыгында эшләүче  «Чайка-СПГ» пассажир теплоходын суга төшерделәр. Бу  – Россиядә беренче шундый елга корабы. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Аның әйтүенчә, яңа судно пассажирлар йөртү буенча заманча барлык таләпләргә туры килә. Ул үзебезнең су юллары аша ял, экскурсия рейсларына йөриячәк.  Премьер-министр искәрткәнчә, сыекландырылган газ ягулыгында эшләүче теплоход экологиягә зыян салмый. Моннан тыш, бу ягулык гадәттәгесеннән арзанрак, шул ук вакытта аннан файдаланучы двигательләр дә озаккарак чыдый.

– Завод коллективы, элек-электән тупланып килгән тәҗрибәсен саклап, алдынгы технологияләрне гамәлгә кертә, яңа төр продукция  җитештерергә өйрәнә. Завод маркасы һәрвакыт сыйфат, ышанычлылык гарантиясе булып торды һәм хәзер дә шулай булып кала, – диде Алексей Песошин.

Яңа теплоходның 30 август – Республика көнендә Казансу елгасы аша тантаналы төстә йөзеп узуы күздә тотыла. Алга таба ул «Казан – Свияжск» маршруты буенча экскурсияләргә чыгучы туристларны йөртәчәк.

Яңа теплоходны суга төшерүгә заводта тагын бер зур вакыйга булды: 21980 проектына караган «Грачонок» ике  хәрби кораб (хәрби-диңгез базалары суларын саклау өчен 11 нче һәм 12 нче серия катерлары) корпусларын төзи башлау тантанасы узды. Россия Хәрби диңгез флоты башкомандующиеның кораллану буенча урынбасары Игорь Мөхәммәтшин әйтүенчә, мондый катерлар катлаулы шартларда, шул исәптән Сүриядә Хәрби диңгез флоты корабларын саклап, үзләренә йөкләнгән бурычларны үтәүгә сәләтле булуларын күрсәткән. Катерлар су астындагы диверсион көчләрне ачыклау өчен заманча җиһазлар, водолаз кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән.


Фикер өстәү