Казаннан Соль-Илецкка автобуслар йөри башлады

Казанның «Столичный» автовокзалыннан Соль-Илецкка автобус рейслары яңартылды. Автобуслар чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә йөри. Бу турыда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Беренче рейс Казаннан 7 август 17.30 сәгатьтә Девятаев ур., 15 адресы буенча урнашкан үзәк автовокзалдан кузгалачак. Юл 12 сәгатьләп дәвам итә.

Пассажирларга үзләре белән шәхси саклану чаралары — битлек һәм перчаткалар алырга кирәк.

Рейслар турында тулырак мәгълүмат алу өчен, автовокзалга +7(843)293-00-40 телефоны аша шалтыратырга була.

 


Фикер өстәү