Татарстанда күпме уңыш җыеп алганлыгы билгеле

Бүгенге көнгә Татарстанның 420 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләрендә 1 млн 690 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык — бер гектардан 40,3 центнер. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров сөйләде. ТР Президенты матбугат хезмәте. шул хакта хәбәр итте.

«Сигез район бер гектардан 45 центнер уңдырышлылык белән бара. Республика мәйданнарының 28 процентыннан уңыш җеап алынган. Әлки, Буа, Норлат, Апас һәм Зәй районнары яхшырак эшли», — ди министр.

Җәббаров республиканың техник потенциалы тәүлек эчендә 58 мең гектарга кадәр җирне эшкәртергә мөмкинлек бирүен әйтте. Явым-төшем күп булу сәбәпле, атна башында аграрийлар потенциалның 40 процентын гына (тәүлегенә уртача 25 мең гектар) куллана алды.

Марат Җәббаров соңгы өч көндә унбер районның көн саен 167 мең тоннадан 200 мең тоннага кадәр ашлык суктыруын әйтте. Алар арасында Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Кайбыч, Чүпрәле, Биектау һ.б. бар. Шартлар бер үк була торып та кайбер районнар булган потенциалның яртысын да кулланмаган. Ул — Бөгелмә, Азнакай, Мамадыш, Спас районнары.

Марат Җәббаров туфракны көзге эшкәртүгә аерым игътибар бирергә өндәде. Агымдагы елда 1,9 млн га мәйданда сөрү эшләрен башкарырга кирәк, әлегә мәйданнарның 19 проценты эшкәртелгән. Әлегә механизаторларның күбесе урып-җыю, терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль, шуңа күрә бу эштә 3 мең агрегатның 600 данәсе җәлеп ителгән.

Шул ук вакытта оптималь агротехник срокларда 500 мең гектардан артык мәйданда көзге культураларны чәчәргә кирәк булачак. Аның өчен хуҗалыкларда 600 чәчү комплексы һәм ике меңнән артык чәчү агрегаты бар. Чәчү сыйфатын тәэмин итү максатында министр чәчүне контрольдә тоту өчен цифрлы системаларны кулланырга өндәде.


Фикер өстәү