Һава торышы бозыла

Татарстанда яңа атна яңгырлар һәм көчле җил белән башланып китәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көн болытлы булачак, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

«Көнчыгыш районнарда урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Төнлә һава температурасы +8..+13 градус тәшкил итәчәк, көндез исә термометрның терекөмеш баганасы +18..+23 градуска кадәр күтәреләчәк.


Фикер өстәү