Айдар Метшинның улы Кырымда инфекция йоктырган

Түбән Кама мэры Айдар Метшинның улы Морат Метшин Кырымнан коронавирус инфекциясе йоктырып кайткан. Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә ул шул хакта хәбәр итә.

Морат Метшин әйтүенчә, 2 августта, Кырымда ял иткән чагында, ул үзендә хәлсезлек сизгән, Казанга кайткач, 6 августта, коронавируска тест тапшырган. Анализы уңай икәнлеген белгәч, карантинга киткән һәм дарулар кабул итә башлаган.

«Кәефкә килгәндә, үзгәрешләр бар. Үземдә хәлсезлек сизәм, хәтта гап-гади көнкүреш әйберләре белән шөгыльләнгән вакытта да хәл бетә. Тамак төбе кымырҗый, йөткертә, бераз борын тыгылган, тәм һәм исне сизмим», — дип искәртә ул.

Морат Метшин Кырымда коронавирус белән бәйле чикләүләрнең бөтенләй диярлек үтәлмәвен әйтте.


Фикер өстәү