Чирмешәннең «Мөшбикә» мәчете тирәсендә ни сәбәпле шау-шу купкан?

Редакциягә  Чирмешәннән хат килеп төште.

«Чирмешән авылы халкы сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Безгә гаделлекне торгызырга ярдәм итсәгез иде, – дип башлана ул. – 2018 елны  Әмир авылында туып үскән якташларыбыз Миндар белән Фазыл Әгъләмовлар  безгә  тирә-юньдә тиңе булмаган мәчет бүләк иттеләр. Моңа кадәр район үзәгенең төньягында урнашкан  бер генә мәчет эшли иде. Табигый ки, анда теләгән бар кешенең дә йөрергә мөмкинлеге булмады.  Соңгы 5 айда яңа мәчетнең имамы булып Хәбир хәзрәт Ханов эшләде.  Кыска гына вакыт эчендә ул зур эшләр башкарды.  Үсеп килүче яшь буынга бигрәк тә зур игътибар бирде.  Көч-дәрте ташып торган, олы йөрәкле, телгә бик оста булып, бөтен кешене үзенә каратып торучы хәзрәт балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр арасында бик тиз абруй яулады.  Ул бар кеше белән дә «бер дулкында» яшәде: үзе дә тыңлый белде, башкаларга да киңәшләрен бирде.  Көн саен  аңлатмалар һәм вәгазьләр  язылган видеоязмалар җибәреп торды. Районда яшәүчеләрне кызыксындырган  бар сорауларга да җавап бирде.

Мөселманнарның иң якты бәйрәме – Корбан гаетендә  без  Хәбир хәзрәтнең имам вазыйфасыннан  җибәрелүен ишеттек. Җитмәсә,  лицензиясен алып, аны киләчәктә эшләү  хокукыннан да мәхрүм иткәннәр булып чыкты. Иртә белән мәчеттән халык гадәттәгечә бер-берсен котлап, якты йөз, тәмле сүз белән түгел, ә  яшьле күзләр белән башларын иеп чыкты. Бу безнең  барыбыз өчен дә бик зур тетрәнү булды!

 Бу җирдә бер генә гөнаһсыз кеше дә юк, бәлки, аның да ниндидер кимчелекләре булгандыр.  Шулай ук һәр кешенең дошманнары да була.  Хәзрәтнең дошманнары да йоклап ятмаган. Көнләшү – менә аның иң зур сәбәбе.  Бүген исә өч бала әтисе,  иң яраткан кешеләребезнең берсе Хәбир хәзрәт безне ташлап китәргә мәҗбүр.

Без, яраткан хәзрәтебез Хәбир Хановны калдыруларын үтенеп, Татарстан мөфтиенә мөрәҗәгать белән чыктык. Ахыр чиктә, ул  гына түгел,   без дә зур зыян күрдек бит.  Ә нишләп әле бу хакта безнең фикеребезне беркем дә белешмәде? Хәбир хәзрәтнең китүен телисезме дип сорашмады?

Зинһар өчен, Чирмешән районында яшәүче мөселманнарның җан авазын ишетергә тырышсагыз иде!»

Бу хакта социаль челтәрләрдә дә язмалар күренә башлады.

«…Мәчеткә яшь хәзрәт килү белән бик күп яшьләр намазга тартылды. Махсус «ватсап» төркеме булдырылды.  Хәбир хәзрәтнең «Мөшбикә» мәчете төркемендә  Чирмешән районы кешеләре генә түгел, Татарстан, Башкортстан, Ханты-Манси автоном  округында яшәүче мөселманнар теркәлгән.  Җомга намазларын шуннан тыңлыйбыз.  Үзебезне борчыган сорауларга җавапны  хәзрәтнең аудио-видео язмаларыннан алырга мөмкин.  Ник җир җимертеп эшләп йөрүче хәзрәтебезнең  эшенә аяк чалмакчылар?! Ник аны Чирмешән халкының фикерен сорашмыйча, шыпырт кына эшеннән алалар? Вакытын да дөрес сайлаганнар бит, изге Корбан гаете алдыннан. Халыкны бәйрәмнән мәхрүм итеп, халыкны чүп урынына күреп…

Динне санга сукмый башлаумы бу? Хөсетлекме, көнчелек эшеме? Гади халык дингә тартыла икән, бу начар эшме?! Хәзрәт мәчеткә кеше җыя ала икән, намазларга кеше йөри икән, бу – бары уңай күренеш. Димәк, хәзрәт сәдакадан гына йөрми, халык белән эш итә».

«Бик үкенечле хәл бу»

Хәтерләсәгез, Чирмешәндә бар җиһанны сокландырган бу мәчет, аны сафка бастырган абыйлы-энеле эшмәкәр Миндар һәм Фазыл Әгъләмовлар турында күптән түгел бездә дә ике язма басылды.  Аның беренчесендә Кадыйр Гомәров «Бу – минем туган авыл» бәйгесендә игелекле авылдашлары турында сөйләсә, икенчесендә журналист Фәния Арсланова күбрәк нәкъ менә Хәбир хәзрәтнең эшчәнлеген бәян иткән иде.  Шуңа да, күрәсең, бу хатны укыгач, күңелдә ниндидер аңлашылмый торган хис пәйда булды. Мөгаен, бу хәлләрдән хәбәрдардыр, аннан да объективрак фикер йөртүче булмас дип, беренче чиратта  Сургутка, Миндар Әгъләмовка шалтыраттык.

– Мин Хәбир хәзрәтне бөтенләй белми идем, – дип башлады ул сүзен. – Чирмешәндә иске мәчеттә имам булып эшләгән чагы иде аның.  Бервакыт шулай Себергә шалтырата. Кунакка килергә ярыймы, дип рөхсәт сорый. Карап кайтасым килә, ди.  Килде. Мин аңа Сургутны күрсәтеп йөрдем.  Ул да мәчеттә  нәрсә эшләнгәненә исәп-хисап ясады. Ошады ул миңа. Яшь кенә булса да,  бик фикерле. Яңа идеяләр белән янып тора.  Килүе дә юкка булмаган, әлбәттә. «Җомга намазларында урын җитми. Мәчеткә – янкорма, дини белем бирергә мәдрәсә салырга булыша алмассызмы?» – дип үтенечен җиткерде. Бу эшләр эшләнде.  Шунда без район үзәгенә яңа мәчет кирәк дигән карарга килдек. Хәбир хәзрәт белән бик күп җирләрдә булып, проектын сайладык. Яшь кенә булса да, бик күп нәрсәгә өйрәндем мин аннан.   Бу иман йортына  әнием Мөшбикә исемен кушарга районыбыз аксакалларыннан рөхсәт сорадык.  Ризалыкларын бирделәр.  Шулай итеп мәчет төзетү эшенә керештек. Нигезен салганда Хәбир хәзрәт тә бар иде әле.  Әмма ул  кинәт кенә  Кемерово өлкәсенең  Новокузнецк шәһәренә китеп барды.  Соңрак, районда исламның традицион булмаган агымын хуплаучы бер төркем барлыкка килгән, шулар эшләргә ирек бирмәгәннәр, дип җиткерделәр.  Хәбир хәзрәтне, зур мәҗлес ясап, елый-елый озаталар. Әмма  анда да тынычлап эшләргә ирек бирмиләр. «Мәчет милкен сатып китте», – дип, Татарстан Диния нәзарәтенә шикаять язып җибәрәләр. Бу мәсьәлә буенча Хәбир хәзрәтне   Казыйлар шурасына да чакыралар. Әмма ул кайта алмый. Мин аннан соңрак: «Ник кайтмадың шул вакытта?» – дип сораган идем. «Чакыру килгән көннең иртәгесен үк анда булырга кирәк иде инде. Мин берничек тә өлгерә алмас идем», – диде.  Күпмедер вакыттан соң, хәләл җефете бик сораганга, ахры, Казанга кайтып, «Ярдәм» мәчетенә эшкә урнаша.  Без исә Хәбир Новокузнецкида чагында яңа мәчеткә имам эзли башладык.  Новосибирск шәһәреннән Рафаэль хәзрәт Сафин килергә булды.  Тик ул анда ике ел гына эшли алды.  Мин югарыда телгә алган төркемнең башбаштаклыкларына түзә алмый,  китеп барды.  Менә шул вакытларда Казанда янәдән очраттым да инде мин Хәбир хәзрәтне. Шундук: «Әйдә, Чирмешәнгә  кайт әле», – дип тәкъдим ясадым. «Юк, кайта алмыйм. Гайрәтем чикте», – диде.  «Халык сине бик ярата бит. Аларның гозерен аяк астына салып таптамыйк инде», – дигәч, көчкә ризалашты.  Сургутта  Габделхак хәзрәт Саматовның улы  мөфти вазыйфасын башкара.  Ул Җәлил хәзрәт Фазлыев белән сөйләште.  Каршы килмәделәр.

Тик ул анда ярты ел гына эшләп калды. Корбан гаете алдыннан эшеннән чыгардылар. Сәбәбе – имеш, теге вакытта мәчет фатирын сатып киткән.

Чирмешән халкы Хәбир хәзрәт  өчен  көрәшкә күтәрелде. Игълан ителмәгән булса да, җыен үткәрделәр. Хәзер аны эшендә калдыруларын үтенеп, имза җыялар. Мин дә кайтып килдем. Район хакимияте вәкиле дә килгән иде. Алар да Хәбир хәзрәт яклы.  Халык, мәчетне төзеп, бүген дә коммуналь хезмәтләр өчен түләп торучы булгангадыр инде, безгә зур өмет баглый. Әмма, ни кызганыч, безнең белән киңәшләшүче дә булмады. Шулай килеп чыкты инде. Бик зур суммага төшереп, мәчет салдык. Хәзер инде эше беткән,  исәпләшмәсәң дә ярый дип уйлыйлар, күрәсең. Туган җиремдә, халкым өчен булгач, бернинди килешүләр төзү дә каралмаган иде шул. Хәзер әнием исеме бирелгән мәчет тирәсендә шундый гауга чыкканга,  бик уңайсыз. Үкенечле хәл инде бу.

Без үзебез дә гаиләбез белән дин юлында.  Хәбир хәзрәтнең вәгазьләре шулай тәэсир итте. Әйтергә кирәк, мондыйлар бер без генә түгел. Шундый кешене югалтсак, мөселманнар, татар милләте өчен бик кызганыч, әлбәттә.

«Фатирны кайтарып бирсен»

Татарстан Диния нәзарәтенең Казыйлар шурасы башлыгы   Җәлил хәзрәт Фазлыев бу хәлгә  түбәндәгечә бәя бирде.

– Моннан берничә ел элек Чирмешән мәхәлләсеннән  Диния нәзарәтенә бер төркем кеше килде.  Андагы мәчетнең имамы Хәбир хәзрәт Ханов,  мәхәлләнең йортын сатып, Себергә чыгып киткән. Шул җәһәттән шикаять белдерделәр. Без, 9 казый җыелып,  карар чыгардык. Әлеге карар нигезендә Хәбир хәзрәт йортны мәхәлләгә калдырып китәргә тиеш иде. Аннан соң килгән имамга да яшәргә урын кирәк бит.   Хәбир хәзрәтне   беркем дә куып җибәрмәде,  үзе күп акча артыннан, Казыятның карарына төкереп китте. Чирмешәннән бик күп шалтыратулар да булды, мыскыл итеп китте, диделәр. Хәзер исә яңа мәчеттә эшләтәселәре килми икән, аларның тулы хакы бар, – диде ул.

Нәкъ шушы урында  миндә дә сораулар туды.  Бу гауганың төп сәбәбе булган, «мәхәллә йорты» дип аталган  торакның статусы, ахыр чиктә, нинди булып чыкты соң әле? Җәлил хәзрәт әйтүенчә, Хәбир хәзрәт имам булып эшкә килгәч тә, фатирны район хакимияте  гомуми нигезләрдә аның исеменә рәсмиләштергән. Ул, чыннан да, Хәбир Хановның шәхси торагы булган. Шулай булгач,  гауга нилектән килеп чыккан? Дин әһеле буларак, ул аны мәхәлләгә кайтарып бирергә тиеш иде, дип саный Җәлил хәзрәт. «Хакимият биргән фатирны ул закон нигезендә хосусыйлаштырган. Хөкүмәт каршында аның бер гаебе дә юк. Әмма ул дин әһеле бит. Казыят карарын дин әһелләре дә үтәмәгәч, ничек була инде ул? Хөкүмәт каршында ул карарның көче булмаса да, дин әһелләре каршында бар бит», – диде ул бу җәһәттән.

«Аллаһ ташламасын»

Без Хәбир хәзрәтнең үзе белән дә элемтәгә кердек.  Ул менә ниләр сөйләде:

– Миңа,  гаебемне танып, гафу үтенергә кушалар. Әмма минем беркем алдында да гаебем юк, шуңа күрә гафу үтенергә җыенмыйм. Ярарга тырышып гафу үтенү Аллаһ каршында да гөнаһ булып санала.  Кеше әйберенә беркайчан да тигәнем булмады, Аллага шөкер. Фатир үземнеке иде,  – диде. – 2012 елны мин Чирмешәнгә туган җирем Сарманнан имам булып эшләргә килдем.  Ике балам бар иде инде. Район мөхтәсибе мине башлык белән таныштырды.  Ул шундук бер бүлмәле фатир тәкъдим итте. Соңрак өч бүлмәлегә алыштырдылар.  2013 елны районга җитәкче булып  Наил Зарипов килде.   Без аның белән бер-беребезне бик тә аңлашып эшләдек. Тырыш, намуслы хезмәтең өчен дип, ул бу фатирны үземә бирде. Шуннан соң аны рәсмиләштереп, хосусыйлаштырдым. 2016 елны, чыннан да,  китеп бардым.  Аның ике сәбәбе бар иде. Беренчесе  –  азрак дөнья күрәсем килде, вакыт үтә, чакыручылар да күп, гел бер җирдә генә ятып булмый бит инде, дип уйладым.  Икенчесе – Чирмешәндә араларны бутап йөрүче 2-3 шәхес бар иде.  Кем икәнлекләрен әйтеп тормыйм. Аларны районда бөтен кеше белә. Шуларның берсе бигрәк тә  һәр нәрсәгә бәйләнеп, үзәгемә үтте. Новокузнецкига китеп ике генә атна эшләгән идем әле. Шул кеше, мәчетнең фатирын урлап китте, дип тавыш күтәргән. Аерым төркем төзегәннәр дә миңа каршы мәкерле планнар кора башлаганнар.   Миннән соң Түбән Камадан килгән имамга бер бүлмәле фатир сорап, башлык янына кергәннәр. Ул гариза астына «хәл итәргә» дип  имза куйган. Әмма монда бөтенләй минем фатир турында сүз бармый. Башка йорттагы бер бүлмәле фатир ул.  Шул гаризаны нигез итеп алганнар.  Икенче документ – бер хезмәт килешүен кулга төшергәннәр. 2013 елда грант оту максатыннан бер бәйгедә катнашкан идем. Шунда таләп иткәннәр иде аны. Мөхтәсиб әзерләп бетергәч, 5 ел эшләргә тиеш дигәненә игътибар да итмәдем.  Анда 1 ел дип тә, 2-3 ел дип тә куярга мөмкин иде. Бәйгедә катнашу өчен генә төзелгән иде ул. Ә мин 4 елдан китеп бардым. Анысын да эләктереп алганнар. Имеш, мин тиешле елларымны эшләп бетермәгәнмен кебек килеп чыга бит инде.

Чыннан да, Казыйлар шурасы җибәргән чакыруны алдым мин. Иртәгесен Татарстан Диния нәзарәтендә булырга тиеш идем. Мин анда берничек тә кайтып өлгерә алмас идем. Акчаны да әрәм-шәрәм итәсем килмәде. Ара ерак бит.  Соңыннан белдем: беренче битне күрсәтмичә генә, нидер ялганлап, шикаятькә мәчет картларыннан кул куйдырганнар. Бу ялган ачыклангач, без белмичә кул куйдык дип, 220 кеше имза җыйган  икенче  хатны картлар мөфтигә җибәргәннәр. Анысын үзем дә күргән идем. Документ буларак, мөгаен, ул мөфтияттә теркәлгәндер.  2017 елда Казыйлар шурасы, шушы теманы кузгатып, тагын  җыелыш җыйган. Монысында мин үзем барып торуны дөрес түгел һәм кирәксез дип санадым. Акча туздырып йөрисем дә килмәде. Мин гаиләдә бердәнбер туендыручы бит. 2019 елда, Аллага тапшырып, Казанга кайттым. «Ярдәм» мәчетендә эшләдем.  Район хакимияте, халкы, мәчетне төзегән Әгъләмовлар соравы буенча,  Чирмешәнгә килдем. Мине, бутаучылар юк, тынычландылар, дип ышандырганнар иде.  Ярты ел бик матур эшләдем. Корбан гаетенә  12 сәгать кала шушы хәбәрне җиткерделәр.  Чирмешән халкының мине яклавын беләм. Рәхмәт үзләренә.  Мин, чыннан да,  дингә радикаль мөнәсәбәтле кешеләр белән  артык  җәелеп китмәдем. Сүзем кыска булды.

Эштән җибәрү җәһәтеннән беркемгә дә мөрәҗәгать итәргә дә, шикаять язарга да җыенмыйм.  Бер Аллаһка мөрәҗәгать итәм. Аллаһның кодрәте киң. Моңа кадәр ташламады, моннан соң да  ташламас дип ышанам.  Һөнәрем дә бар минем – электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы. Өйдәгеләрне тынычландырам, дәрт-дәрманым бар, эшләрмен, дим. Җәлил хәзрәт, бәлки, ике тапкыр чакырып та кайтмавымны башбаштаклык дип бәяләгәндер, сәбәбен әйттем, башкача Казыйлар шурасын үпкәләтерлек  гамәлем булмады.  Шөкер, кайда гына эшләсәм дә, халык яратты, мөфтият кенә яклап чыкмады.

Безнең җавап шул булыр

Әлбәттә инде, төп сүзне әйтерләр дип, без дә Татарстан Диния нәзарәтенә  мөрәҗәгать иттек. Ни кызганыч, бары тик оешманың матбугат үзәгенә генә чыга алдык. «Ватсап» аша сорауларыбызны җиткергәч, озак көттерми, җавап та килде.

«Мәхәллә Казыйлар шурасына Хәбир хәзрәткә шикаять белдереп мөрәҗәгать итте. Казыйлар шурасы авыл халкының мәнфәгатьләреннән  чыгып, әлеге карарны кабул итте. Карар мәхәллә әгъзалары тарафыннан хупланды».  Шушы җавап янына «Бездән җавап шул булыр» дип тә өстәп куелган иде.

Шул ук вакытта  16 ел халыкка хезмәттә булган имам ике мәктәп яшендәге улын, күкрәк баласы булган кызын кочаклаган хәләл җефетен ияртеп, дүрт тарафка юлга чыгарга әзерләнә…

 

Фәния Әхмәтҗанова


58 фикер

  1. Шушы яшь егет белан кэрашкан кешеларне анламыйм. Нига кирак булды бу гауга. Анардан якшырак булыр урынына, Хабирны аска эстерилар.

  2. Безнен Чирмешэндэ эшлэгэн кешенен курэлмилэр, ниндидер конче халык язган шикаятьлэрне остен курэлэр. Нинди яхшы хэзрэтне куалар, алладан да курыкмыйлар, 3 баласынын яше тошэр, Алла сакласын. Вэгазьлэре бик яхшы иде.

    1. Дэрес эйтэ сез. Хабир Хэзрэт менэ дигэн кеше, уз эшен белеп эшли, жиренэ житкереп эшли торган кеше. Ул безнен мэчеткэ килу белэн бик куп кеше дэрес юл сайлап — Дин юлына сайлап мэчеткэ йэри башладылар.

    2. Дэрес эйтэ сез. Хабир Хэзрэт менэ дигэн кеше, уз эшен белеп эшли, жиренэ житкереп эшли торган кеше. Ул безнен мэчеткэ килу белэн бик куп кеше дэрес юл сайлап — Дин юлына сайлап мэчеткэ йэри башладылар.

  3. Ассалямугалейкум ва рахматуллахи ва баракатуху!
    Без, бер туган Газимовлар, Хабир хэзрэтне беренче кон генэ белми без. Аны узебезнен, Керкэле авылы мэчетенэ дэ чакырганыбыз булды.
    Ин беренче чиратта без аны гыйлемле, халык белэн бер телдэ сойлэшэ белэ торган, энергиясе ташып торган хэзрэт дип саныйбыз. Бэлки гыйлем, эхлак hэм дин юлында кылган хаерле гамэллэре ягыннан, ана тин диндарларыбыз да юктыр районыбыз тирэсендэ.
    Э менэ золым кылып халыкны Аллах юлыннан, мэчетлэрдэн биздеручелэр буген аз тугел. Кызганычка каршы эле бик куплэребез динебез, мэчетлэребез турында дин юлында булган кардэшдэребезнен гамэллэренэ карап фикер йортэ бит.

  4. Ассаламу галейкум.Адәм баласын Аллаһы Тәгалә гел сынап тора. Аңа нинди генә авырлык, сынау килсә дә, ул аңа сабырлыгы белән каршы торырга тиеш. Бәкара сүрәсендә дә: «Һәм, әлбәттә, без сезне сынаячакбыз: курку һәм ачлык белән, маллар, җаннар, җиләк-җимешләр тарлыгы белән. (Сыналган вакытларда) сабыр булучыларны исә шатландыр…» – диелә. Бу дөньяда безнең белән нинди генә хәл булса да, аларның һәркайсы безне сынар өчен бирелгән. Шуның белән без бу фани дөньяда имтихан тотабыз. Мондый вакытта иң беренче чиратта Аллаһыны искә төшереп, аның ризалыгын уйлап, сабыр итә белергә тиешбез. Бәла-каза килгәндә сабырлык күрсәтү – иң зур савап.Аллаһның әмереннән башка яфрак та селкенми.

  5. Бик кызганыч, шундый белемле, халык белэн берлектэ булган хазрэтне упкэлэтулэре.

  6. Хэбир хэзрэтнен вэгазьлэре тынлап туясы тугел.. Яше,карты кунеленэ утэрлек сойли. Жэлил хэзрэт Фазлыев шикелле ук. сокланырлык. Паразитик сузлэр яки башка паразитик ым, хм кебеклэр юк. Мондый анекдот бар бит ботенлэй ук оньтылмаган Директор кадрлар булегендэ эшлэуче житэкчене чакырып сорый икэн бездэ тагын кадрлар белэн эшли алучы бармы дип.Ханов Хабир эшли ала ди икэн. Яшь энергичный узенен эшенен остасы
    мораль яктан да тотрыклы ул эшли ди икэн. Приказ языгыз иртэгэ ук эштэн китсен. дип бу булдыклы егетне эшеннэн азат итэлэр. Района тугел Татарстанда бар мы икэн оченче шундый диндар.. Хабир хэзрэт приватизация ясалган узенен жаен сатты. Закон бозган булса хэкимият, прокуратура тикшеру органнары бездэ дэ эшлилэр. Шикаятьнзучыларнв да чамалыйбыз узлэре тир тугеп алган акчага гына шундый хоромнар тозеп яшилэр микэн. Дин халкын районда кем кулына калдырасыз? Дин белу остенэ оештыру осталыгы да кирэк бит эле. Монда бераз пандемия дэ билгеле комачаулады. Мин кунелемдэгене язык. Ханов Юкка чыкмас Юкны бар итеп сэбэп табып дини система диям инде Хабир шикелле белгечне югалтачак. Рэхмэт. Сонынача укыганыгызга.

  7. ХӘЗРӘТКӘ
    Олы йөрәкле кеше Сез,
    Саф, чиста күңелегез
    Бик күпләр дингә тартылды,
    Сез булганда, белегез!

    Йөзегездән кояш кебек,
    Нур чәчелә җиһанга
    Вәгазьне бар да сөйли ул,
    Сезнеке керә аңга

    Мәчет балкып тора иде,
    Иман нурын таратып
    Гади халык үз итте шул,
    Хөрмәт итте яратып

    Аллаһ йорты ишекләре,
    Ачык иде кемгә дә
    Сез ышаныч уяттыгыз,
    Алдагысы көнгә дә

    Мәчет бит ул-изге урын,
    Балкый эчтән, тыштан да
    Бер карасаң, булмас кебек,
    Анда ник бер дошман да

    Аңламадык, кемнәрнеңдер,
    Бу соң янавы микән?
    Әллә Аллаһ Тәгаләнең,
    Тик бер сынавы микән?

    Гаделсезлек икәнлеген,
    Һәркем дә белсен иде!
    Аллаһ барсын да җиңәргә,
    Ярдәмен бирсен иде!
    Рушания Ахмадуллина(Чанышева)

  8. МЕНЭ БУ МЭКАЛЭНЕ УКЫДЫМ ДА,ШАК КАТЫП УТЫРАМ.ДОНЬЯЛАР БОЛАЙ ТЫНЫЧ ТУГЕЛ ИНДЕ ДИНЛЕ КЕШЕЛЭР АРАСЫНДА ДА ШУШЫНДЫЙ ГАУГА ЧЫГАРЫП ЯТАЛАР.БУ БЕРДЭ ДОРЕС ТУГЕЛ ДИП САНЫЙМ,БЕЗДЭ БИТ ЯХШЫ ЭШЛЭГЭН КЕШЕГЭ ХОРМЭТ ЮК,ЯЛАГАЙЛАР,КУШТАННАР ,ЭЛЭКЧЕЛЭР ЯХШЫРАК КУРЕНЭ,ЧОНКИ ТЕЛЕ ЭЙБЭТ ЭШЛИ.МИН ХЭБИР ХЭЗРЭТНЕН БЕРНИЧЭ ЧЫГЫШЫН ТЫНЛАДЫМ,БИК БЕЛЕМЛЕ ХАК ДИН БЕЛЭН ЯШЭУЧЕ КЕШЕ ИКЭНЕН АНЛАДЫМ.ЧЫН КУНЕЛДЭН ЭШЕН ЯРАТЫП БАШКАРГАН КЕШЕНЕ УРЫНЫННАН КУЗГАЛТУ ДОРЕС ТУГЕЛ ДИП САНЫЙМ..

  9. Бик аяныч… Хэбир хэзрэтне куреп белмэсэк тэ, вэгазьлэрен кон дэ тынлый идек. Яшьлэрне-картларны дингэ тарткан хэзрэтне менэ шулай халык белэн кинэшмичэ аяк астына салып таптау берни тугел, гонахын кая куярсыз?

  10. Халык арасында, элек эшлэгэн Рафаэль хэзрэтне дэ куркытып куып жибэргэннэр дигэн суз йори. Шул группа инде Хэбир хэзрэт белэн корэшэ. Алар диннэн коммерция ясарга азаплана бугай. Кызганыч, Казыйлар Шурасы халык фикеренэ колак самый. Эллэ алар да коммерциялэшэме икэн,

  11. Жамагат имамы яклап уз тавышыбызны бирик..бугенХабирне якламасак иртяге безне якламаячаклар. хем безга эшлярге нормальный имам килмяйачк.

  12. Жэлил Хэзрэтне бик хормэт итэ идем, бу очракта да ул бу четрекле мэсэлэне янэдэн топтэн у карап узенен дорес сузен эйтер дип уйлыйм, Хабир Хэрэт Чирмешэн халкына бик кирэк алмагыз Анны бездэн 🤲

  13. Хазратне яклап калыйк жамагат анын кебек имамнарны еш очратып булмый.муллалар куп ,халыкны динга эндауче,цанга.йеракка утеп Кера торган вагазляр сойляуче юк

  14. Бу доньяда белемле кешелэр кирэк, хэм алар кадер* хормэткэ лаек шэхеслэр. Кеше рэнжеше жиргэ тошми инде ул жэмэгать, еллар узар, вакыт курсэтер иншаАллах.

  15. Бик хермэт итэбез Хабир хэзрэтне,килэч коннэрендэ дэ унышлар телэп калабыз!

  16. Бу доньяда белемле кешелэр кирэк, хэм алар кадер* хормэткэ лаек шэхеслэр. Кеше рэнжеше жиргэ тошми инде ул жэмэгать, еллар узар, вакыт курсэтер иншаАллах.

  17. Хэбир хэзрэт, узенен эш урынында калса бик эйбэт булыр иде. Без аны бик хормэт итэбез

  18. Бу гауга кайбер дин эхеллэренен дингэ булган карашын ачык курсэтэ: имеш Хэбир мулланын ботен гаебе кайчандыр мэчеткэ ботенлэй кагылышы булмаган квартира алып, сатуы турында суз бара., э анын дини гамэллэре турында тугел. Хэбир мулла килгэч халык, бигрэк тэ яшьлэр мэчеткэ тартыла башлады, шунда никахлар укыту, хэр конне социаль чараларда вэгазьлэр укыла башлады. Мин бу гауганы кончелектэн генэ килеп чыккан эйбер дип саныйм.

  19. Мин Хабир хэзрэт Ханов белэн сокланып тора идем, ул безен Чирмешэндэ куп яшь ир егетлэрне мэчеткэ тартты, олы кешелэрне олы итте, никахлар укыды, мэитлэрне сонгы юлга озатты, исемнэр кушты яна туган балаларга, бер эштэн дэ курыкмпды эммэ барыбер ярый алмады, нинди дер бер торкем кешегэ. Э сэфэр муллалары, коммерция белэн шогел, кирэкмэс жирне казып ятучы кешелэр узлэрен яраттырма келэп эллэ нинди пычрак эшлэр эшли. Узлэре динне кеше буларак узлэре гонах башкаралар. Хабирнен 100 бер элешенэ дэ ярый торган кешелэр тугел, но зато нинди гадатсез эшлэр булдырдылар. Дорес тугел ххэл бу, Хабир хэзрэтнен гаебе дэ гонахысв да монда юк.

  20. Эллэ нинди акча узлэштергэн дип яла якмасыннар иде. Ул укыган вэгазьлэр ,эхлак кагыйдэлэре купе кешелэрне дэвалап, начар юлдан алып калды. Купмесен дорес итеп дин юлына бастарды. Рэхмэт ана. Бездэ намуслы эшлэучегэ хэрвакыт чокыр казып ятучылар куп. Илсоя Бэдретдинова жырындагы сыман инде:»кичэ парторг булган, дингэ каршы торган буген мулла булып утыра». Кайтарыгыз кире хэбэр хэзрэтне!

  21. Бер » » сыер бетен кетуне ….Кемгэ анын начарлыгы тигэн? Ник эшлим дип торган кешене куалар? Ялган яла ягып,кешене рэнжетеп,жирле халыкнын сузенэ колак салмыйча Хабир хэзрэтне Чирмешэнне икенче тапкыр ташлап китэргэ мэжбур иткэн кешелэргэ Аллахы Тэгалэнен кече житэр!!! ИншаАлла🙏🙏🙏

  22. Хэрмэтле «Ватаным Татарстан «газета. Сезгэ хатны Чирмешэн районы, Чирмешэн авыл халкы яза. Ни эчен? Нинди сэбэплэр аркасын да безнен халыкны менэ дигэн Хабир Хэзрэт Хановтан мэхрум киттелэр икэн! Ул безнен районга килу белэн куп халык дэрес юл сайлап — Дин юлына басып, мэчеткэ йэри башладылар. Менэ дигэн Хэзрэт ул. Зинхар эчен Хабир Хэзрэтне безнен мэчеткэ кайтарырга ярдэм итегз!

  23. Хәбир хәзрәтне хөрмәт итәбез. Үзенең эш урынында калдырсалар бик әйбәт булыр иде .

  24. Шундый хэл булган очен уземнен район кайбер » кешелэре » очен йозем кызарып тора. Нэрсэгэ кирэк бу тавыш ???, Менэ дигэн безнен хэзрэтебез , Хэбиребез!!! Анын кебек жанын ,тэнен биреп эшлэучелэр бармы икен тагын???Хэзрэт югалмас ,Алла телэсэ. Э эшэке кешелэр Аллахы тагалэ каршында ни дип жавап бирерлэр икен?

  25. Урыста мэкаль бар «Каждый суслик агроном дигэн»,кичэ генэ дин кирэкми,Ходай юк дип чан сугып ерегэн адэм затлары,тиз генэ заманага яраклашып»дини»булдылар…Хабир хэзрэт саткан фатир хэтле генэ тора микэн узлэренен урлап салган йортлары? Хаман эз,хаман житми.Оят тугелме жир йезендэ,кеше кузенэ карап йерергэ.Ходай бар,качып котыла алмассыз!

  26. А.Рамиля. Мин дэ Хабир хазрэт турында яхшы сузлэпемне эйтмичэ калдыра алмыйм. Ул бу яна мэчетнен якты нурлы йозе иде. Бу мэчеткэ анын матур вэгазьлэрен тынларга диеп Чирмешэн халкы гына тугел башка як кешелэре дэ жыела иде. Анын матур итеп вэгазьлэр сойлэве генэ тугел, халыкны дин мэсэлэсенэ кагылышлы сорауларын жавапсыз калдырмавы да бик ошый иде мина. Бу мэчеттэ аны янадан курербез,Хэм анын матур тавышын ишетербез диеп ышанып каласы килэ.

  27. Хәбир хәзрәт урынына утырып кына, шундый зур хөрмәт, халык мәхәббәтен яулый алырбыз дип уйлыйлармы икән әллә бу фетнәне оештыручылар? Ай-һай… Аның өчен бит Хәбир хәзрәт булырга кирәк! Теге вакытта, Хәбир хәзрәт Чирмешәннән киткәч, бер таныш бабай белән сөйләшеп торган идек.» Хәзер мәчетегез дә яңа, якын да» — дип сүз башлаган идем, ул шунда ук: «Әй,… мәчет ишек төбенә чыгып каршы алучы, тагын килегез, бабайлар, дип озатып калучы Хәбир хәзрәт җитми шул», — дигән иде. Әйе шул, урын кешене бизәми, кеше урынны бизи. Ә менә Хәбир хәзрәт нәкъ үз урыныңда! Шундый белемле, тәрбияле, итагатьле Хәзрәтле булырга хакыбыз бардыр бит инде безнең!

  28. Мин мәчеттә эшләүче буларак Хәбир хәзрәт белән якыннан таныш.Ул гаять итагатьле,тәрбияле,белемле хәзрәт.Мәчеткә йөрүче олы яшьтәгеләр белән дә,яшьләр белән дә,балалар белән дә уртак тел таба белә.Аны барыбызда хөрмәт итәбез

  29. Услышав о том, что в самый Светлый и долгожданный праздник Курбан байрам отстранили Хабира Ханова,я осталась в шоковом состоянии, мусульмани не могли подождать когда пройдут праздничные дни и только потом начать свои дрязги по поводу Хабира Ханова. А я не удивляюсь, что люди со своими злымы умыслами обливают человека, который смог расшевелить население Черемшана и привлечь молодежь к религии, Лицемерие и Зависть это большой грех, всем известно, кто инициатор всей этой грязи, у нас завидуют людям, которые стремятся честно работать на благо района, таких не любят. Хабир хэзрэт вы были и остаетесь для всех нас светлым человеком, Всевышний дал вам это испытание и его нужно пройти , не сдавайтесь назло всем вашим недоброжелателям, Всевышний всем воздаст по заслугам! За каждый миллиметр грязи они ответят сполна. Мир и Терпения всем нам.

  30. Хэбир хэзрэтнен лицензиясен алу хак, дорес Эш дип санамыйм. Ул узенен имуществосын сата. Гражданлык хокукын реализовать итэ. Молкэт теркэу органнары теркэгэн. Аларда дорес эшлэмэгэн булып чыга тугелме сон? Жэлил хэзрэт администрация, тикшеру, теркэу органнары
    шулу ук бер закон нигезендэ эш итэлэр. Хабир хэзрэт Дин юлында, узенен эшендэ нарушение ясамаган бит. Хаксыз язылган шикаятлэр нигезендэ, зур коннэр (жомга, Корбан гаете) коннэрендэ, бу коннэрне, район халкын Хэзрэтне олыламый, хормэт итмичэ, шундый явызлык эшлисез. Башкача атак булмый. Д ореслек булырга тиеш. Шура кызулык белэн кабул иткэн карарын юкка чыгарып, Хэбир хэзрэткэ лицензиясен бирер, хэзрэт дин юлында безнен район халкына куп еллар хезмэт курсэтер дигэн ометтэ район халкы. Хэзрэт сезнен белэн судлашып йорсенме, дореслек эзлэп. Юкса закон аны яклый.. Дин эхеллэрен бер дэ бизэми инде бу гамэл

  31. Бу дөрес күренеш түгел инде миңа калса.Яшь укымышлы кеше,шул хэтле халыкны җитәкли ала икән,димәк аның сүзе үтә.Димәк аңа кеше ышаныч белдерә, аның вәгазьләрен нигез итеп ала.Бу бик әйбәт юнәлеш алган эш.Эшләсен,халык таләбе шул икән. Каяндыр читтән генә эш итү бердә кулай эш түгел бу очракта.Ник районга килеп халык фикерен белмәскә. Бер ике кеше сүзе ,халык фикере белән туры килми бит.Мәчеткә йөрүчеләрнең дингә карашлары үзгәрмәгәе.

  32. Әй, җәмәгать бу хәбәр аяз көнне яшен суккан төсле булды инде Чирмешән халкы өчен…Кем кая барып бәрелергә белмәде, кайсы югалып калды, кайсы елады, кемдер ниндидер язулар күтәреп имзалар җыеп йөрде. Әмма халык кына көчсез монда! Без Хәбир хәзрәтнең нинди кеше икәнлеген барыбыз да беләбез, аны үзебезнең Чирмешәннән беркая да җибәрәсебез килми! Нишлик, кая барыйк, каян ярдәм өмет итик? Дөреслекне табарга булышыгыз , зинһар! Ник бездә туры атлап бара торган атның башына сугалар икән әәә? Хәзрәтнең кешеләр алдында да, Аллаһ каршысында да бернинди гаебе юк! Мәсьәләне уңай якка хәл итү өчен Аллаһ ярдәменә ышанабыз! Амин!

  33. нигэ елатасыз безнен мэчеткэ йоруче балаларыбызны ХАБИР ХЭЗРЭТНЕ КУАЛАР ДИЮГЭ мэчеткэ укырга йоруче балалар кычкырып елап ойлэренэ кайттылар ул сабыйларнын яше кемнэр бу хэлгэ тошерде ХАБИР ХЭЗРЭТНЕ ТОШЭЧЭК МЕНЭ КУРЕРБЕЗ куз яше тошмичэ калмый эзрэк уйлап бетерегез Мошбикэ мэчетен хэзрэтсез калдырдыгыз кем эше бу андагы АЗАН ТАВЫШЫНЫН МОНЛЫЛЫГЫ Чирмешэннен икенче ягына ишетелэ иде ЖОМГА конне куп халык чирмешэннен бу ягыннан МОШБИКЭ МЭЧЕТЕНЭ АГЫЛА БАШЛАДЫ ЭЗРЭК БАШЫГЫЗНЫ уйлатыгыз дин эхеллэре без бит бит юкка гына бу сузлэрне язмыйбыз йорэгебезне эрнеткэнгэ ХАБИРНЕ КАЛДЫРЫГЫЗ Мошбикэ мэчетендэ утенеп сорыйбыз бар район халкы исеменнэн ГОЛСИНЭ АПАГЫЗ ЕЛАТМАГЫЗ БЕЗНЕ

  34. Хәбәр хәзратнең Чирмешәнгә насыйп булуы Чирмешән халкы өчен бик зур бәхет булды,чөнки балаларныда олыларныда дин юлына бастырды.Хәбир хәзрәт булган да бер айлык ураза тотуда,бер мизгел генә булып,бэйрәм кебек узып китә иде. Диндә булган кешеләр,булмаганнар ,барысыда мәчеткә иде. Ә бит Хәбәр хәзрәт килгәнче мәчеткә булдымы икән 5-6 кеше. Без картларны бер кем дә искә алман вакытта,мәчеткә чакырып,вәгазләр укып,чәйләр эчереп,бүләкләр биреп,Картлар көнең уздыра иде.Аңа да бит Чирмешәнгә килгә вакытта 23 кенә яшь иде.Шул хәтле олы йөрәкне,акыллы,укымышлы ,барысынада подход таба ала торган кешене,ниндидер үзләреннән халык өчен района бер тиенлек эш эшләмәгән кешеләр,үзләренең генә мәнәфәгатьләрен канәгатләндерер өчен,шул хәтле түбәнчелеккә төшеп Хәбәр хәзрәт өстеннән төрләр.Әле дин юлына бер ишесе Казанга хәтле барып,укып йөрегән булдылар.Барысыннан бергә кушсаң бер мулла чыкмый. Диңгез белгән кеше ,Хәбир хәзрәт белән аралашкан кеше,аның чын ,Алладан безнең халыкка бирелгән бүләк икәнен белеп,арабыздан ычкындырмас өчен кулыбыздан килгәнне эшләргә тиешбез.Хәбир хәзрәт кебек кешеләр меңнәр арасында бер генә була.АЛЛАХ ярдәм итсен.

  35. ايخ، سز تتارلر، ٱلله دان قورقميچہ، ٱلله يورطندا غاوغانے نہ يوزگز ايلہ چغاراسزلر؟ سزلرننك بويلہ چہ شاپئرنوپ يوروگز يول بٰسارلقدان بر نیچك ده آيرلمئے توگلمے صونك؟

  36. Язманы укып чыккач, аптырашта калдым. Хәбир Хәзрәт саткан фатирга дини нәзәрәтнең ни катнашы бар. Безнең милек дип күрсәтергә Сезнең бит бер хакыгызда юк икән.Кош теле хәтледә кәгъәзегез юк. Закон нигезендә фатир яхшы, намус белән эшләгән яшь специалиска бирелгән (хәзрәтме, врачмы, инженермы) мөхим түгел, аны район хәкимияте биргән. Ни эшләп мәчеткә бирмәгәннәр, ансын инде вакытында хәстәрен күрергә иде.
    Хөрмәтле Җәлил хәзрәт! Бөек Тукаебыз язганча «Былтыр кыстырганны быел кычкырмыйлар аны».
    Хәбир хәзрәтнең тузан хәтледә гаебе юк, бөтенесен бик дөрес эшләгән ул. Нәрсә, дүрт ел эшләп хәерче булып китергә иде мени? Эш стажы бармый, пенсия юк, хезмәт хакы өч тиен….
    Хзрәткә тимәгез, эшләсен!

  37. Неужели в религиозных верхах сидят настолько упрямые, принципиальные, ограниченные люди, которые допустят ухода с поста имама, образованного, умного, начитанного, отлично выполняющего свои обязанности, Хабира хазрата Ханова, который помог понять основы ислама, доступно объяснял толкование Корана, благодаря ему многие молодые люди пришли к религии. Народ любит и уважает Хабира хазрата. Увольнение хазрата пошатнет репутацию и доверие Простого Народа по отношению к религиозным верхам. Как народ должен следовать за Вами если Вы даже не прислушиваетесь к нему?

  38. Шундый яшь кеше балаларын ияртеп эшлим дип районга кайткан. Шатланып торырга… Хэзер бит яшьлэр генэ тугел, пенсия яшендэ абзый- апалар да Казанга кучер киту жаен эзли.Лыкырдап файда юк, болай эшлибез:Хэзрэтебезне калдырсыннар, мэчеткэ урна куябыз, квартира га сэдэка дип. Аллах телэсэ жыелыр, 1000000 сум гына тора ул квартира. Жыеп бирик жэмэгать. Гэнэхысы аларга булсын..

  39. Без Хэбир Хэзрэтне ихтирам итэбез,гаилэбез белэн.Ул булганда Чирмешэн халкы гоурланып мэчеткэ йори башлады,олысыда,кечеседэ.
    Алланын рэхмэте булсын.Ана уз вазыфасын утэргэ ходай тэгэлэ насыйп итсен Иде.

  40. Мин Хәбәр хәзрәтне үз балам кебек якын иттем, шуңа күрә аналарча кайгырам ,бердә юкка аны рәнжетүләренә.Яфаламагыз Хәбәр хәзрәтне ,диннең алга баруын планлаштырыр урынга,аны чемодан өстендә утыртасыз.Гаепсез кешене.Үзегезнең тырнак астыннан чүп эзләгез.

  41. Әйе, кыска гына вакыт эчендә Хәбир хәзрәт үзен белемле, булдыклы, кешелекле, хөрмәткә лаек кеше итеп күрсәтте. Олысы, кечесе, һәркайсы яратып, үз итеп «Хәбир хәзрәт» дип дәште. Ә кайбер көнчел, хөсет, үзләре шул җирдә гомер итеп тә халык алдында хормәт, абруй казана алмаган кешеләрнең шулай шикаять язып ятулары бик кызганыч.

  42. Барыгызнын фикер белән 100 процент килешэм,алланың рәхмэте булсын.
    Мин бер нэрсэне анламым:Чирмешэннен барган делегациягэ Жэлил Хэзрэт 2миллион акчаны кайтарсын Хэбир Хэзрэт дигән.Ул каян алган ул сумманы.Чирмешэндэ 2 млн.га котеджларда Басып тора алучы
    юк.Анламым мин бу Югарыдагы дин эхеллэрен ??
    Хэбир Хэзрэттэн соң ,Рамил Хэзрэт килде.Жомга намазларын уткэрергэдэ,бала исеме кушаргада,мэетны соңгы юлына озатыргада ,вакыты юк иде-МИН СЭФЭРДЭ генэ дия иде.Шушы Хэзрэтне район мохтэсибе итеп куйдылар(Жэлил Казый ярдэме белән.)Яңа эшкэ күчү белэ Рамил эфэнде зыйраттагы чардуганнарны металга тапшыра,андагы тимер будканыда сутеп акча Эшли.Мэчет янында килугэ ул Хэлэл кибет,ачып безгэ Жомгаларда вэгэз вакытында аның доходы мэчете расхотына китэчэк диеп ошандырырга тырышкан иде.
    Бер тиендэ мэчеткэ кермэде.Якшы гына акча туплап Рэмил эфэнде,РАФ ТОЙОТА машинасына утырды,Шифа медцентр ачты,хэзер АПТЕКА ачарга йөри.
    Моңа Жэлил Хэзрэткэ кемне тикшерергэ дин кануннары буенча,а Ул Рамилне «Крышевать» итэ.Рэмил эфэнде имамлык вазыфасыннан киткэч,былтыр Корбан вакытында мэчеткэ китерелгэн сондыктагы итнедэ тиэп киткэн.
    Меня ичмасам:МЭХТЭСИБ!!

  43. КАДЕРЛЕ ДИН КАРДЭШЛЭРЕМ.СЕЗНЕН БУ ЯЗМАНЫ УКЫГАЧ КУНЕЛЕМЭ БИК АВЫР БУЛДЫ.ШУШЫ АВЫЛДАН ЧЫККАН АБЫЙЛЫ ЭНЕЛЕ ИКЕ АСЫЛ ИР АТ АВЫЛЛАРЫН ЗУРЛАП ХЭРМЭТ ИТЕП ШУНДЫЙ ЗУР ХЭРМЭТКЭ ЛАЕК ЭШ КЫЛГАННАР.МЭЧЕТ САЛУ БАР КЕШЕНЕН ДЭ ХЭЛЕННЭН КИЛМИ.КУПМЕ КЭЧ ХЭМ МАЛ КИТКЭНЕН УЗЛЭРЕ ГЕНЭ БЕЛЭДЕР.ХОДАЙ АЛДАГЫ КЭННЭРЕНДЭ ДЭ ЯРДЭМЕННЭН ТАШЛАМАСЫНИДЕ АЛАРНЫ.АВЫЛ ХАЛКЫ ХЭЗРЭТНЕ УЗЕ САЙЛАП КУЯРГА ТИЕШТЕР ИНДЕ УЛ.ЧЭНКИ ШУЛ АВЫЛ ХАЛКЫНА АНЫН БН БЕРГЭ ДИН ЮЛЫННАН БАРЫРГА ГОРЫФ ГАДЭТЛЭРЕБЕЗНЕ ТОТАРГА КИЛЭЧЭК БУЫНГА ЭЙРЭТЕП КАЛДЫРЫРГА КИРЭК.ЧИТ ЯТ БЕР ХЭЗРЭТНЕ КУЙСАЛАР ХАЛЫК МЭЧЕТ ЮЛЫН ТАШЛАР .КУНЕЛ ТАРТМАГАН ЖИРГЭ БАРАСЫ КИЛМИ БИТ УЛ.АВЫЛ ХАЛКЫНЫН ТЕЛЭГЕН АЯК АСТЫНА САЛЫП ТАПТАРГА КИРЭКМИДЕР УЛ.

  44. Бу бэхстэ топ сузне мэчетне салдырган, ана энилэренен исемен биргэн хэм матди ярдэм итеп торучы Эгьлэмовлар эйтергэ тиештер дип уйлыйм.Алар Хэбир хэзрэтне билгелэп куйганнар икэн, димэк ана ышанычлары зур. Диния нэзарэте ник кысыла?Узлэреннэн кубрэк белгэнннэрне яратмыйлар шул бездэ!!! Динне бизнеска эйлэндерделэр инде.

  45. Эссэлэм мэгэлэйкум уа Рахматуллаху уэ бэрэкэтух. Без Хабир хэзрэтне куптэннэн белэбез, узенен эшен жиренэ житкереп башкара. Бу квартира мэсэлэседэ куптэннэн фетнэ чыккан иде. Закон нигезендэ администрация аша узенен исеменэ кучергэн, Габбас хэзерэт эйткэнчэ эле узэк мэчет мэхэлэседэ дэ кубесе белгэн. Хабир хэзерэт ягыннан монда бер ниндидэ фетнэ чыгарырлык эш эшлэнелмэгэн. Аны ничек булсада имам итеп калдырырга тырышырга. Хэбир хэзрэт китсэ Чирмешэн халкы тагын банкротта калачак.

  46. Эссэлэм мэгэлэйкум уа Рахматуллаху уэ бэрэкэтух. Без Хабир хэзрэтне куптэннэн белэбез, узенен эшен жиренэ житкереп башкара. Бу квартира мэсэлэседэ куптэннэн фетнэ чыккан иде. Закон нигезендэ администрация аша узенен исеменэ кучергэн, Габбас хэзерэт эйткэнчэ эле узэк мэчет мэхэлэседэ дэ кубесе белгэн. Хабир хэзерэт ягыннан монда бер ниндидэ фетнэ чыгарырлык эш эшлэнелмэгэн. Аны ничек булсада имам итеп калдырырга тырышырга. Хабир хэзрэт китсэ Чирмешэн халкы тагын банкротта калачак.

  47. Безнен Чирмешэн районында бугенге кэндэ барлык мэселман халкы да зур кайгыда. Барыбыз да мэхтэсибэт бу карарын кире алып, юкка чыгарыр диеп уйлыйбыз,КЭТЭБЕЗ!!! Чэнки, безнен районда Хэбир хэзрэт кебек укымышлы, тэртипле яшь имамнын эле булган юк иде!!!
    Ул балалар бакчаларында, мэктэплэрдэ укыган вэгазьлэре тынлап туймаслык. Аны тэрле миллэттэн булган эти-энилэр дэ йотлыгып тынлый иде. Урыс миллэтеннэн булган кешелэр дэ, вэт ичмасам хэзрэт бу, диеп тел шартлаталар иде. Хэрбер кешегэ дэ анлаешлы, утемле вэгазьлэре, эти-энилэргэ биргэн кинэшлэре искиткеч югары дэрэжэдэ була иде. Нишлэп безне шундый хэзрэтсез калдырасыз?! Ата улны, ана кызны белмэгэн заманда, киресенчэ шундый тэртипле, акыллы имамны югарырак кутэрэсе иде бит!!! Ул эле имам булып килгэч тэ, мэчет тирэсен бик чиста тотты. Ин беренче узе триммерын кутэреп чыгып, эшлэп урнэген курсэтте. Кайчан карама мэчет йортында утырткан агачларны карый, суларын сибэ. Беркемнэн ярдэм кэтмэде. Лэкин узе артыннан, уз урнэгенэ ияртэ белде. Э ул вэгазьлэре… Шул кадэр дэ утемле, анлаешлы, йэрэккэ якын итеп сэйли белэ. Эле узебез генэ тынлау тугел, балаларга, башка шэхэрлэрдэге туганнарга, оныкларгада жибэреп тынлата идек. Кем укыр безгэ шундый матур вэгазьлэрне!? Ике сузне бергэ кушып жэмлэ тэзи белмэуче адэмнэрме!? КАЙТАРЫГЫЗ ЗИНХАР БЕЗНЕН ХЭБИР ХЭЗРЭТНЕ!!!

  48. Авылыбызда ике мәчет,ике имам, Бер берсен тыңлап,аңлашып эшлиләр иде.Халыкта канәгать иде.кайсы мәчеткә барасың килә шунда бара идең. Бу 5-6кешегә нәрсәгә бу тавышны китереп чыгарырга кирәк иде,ялган юлларга барып? Минем фикерләүмчә аларга Хәзрәт мәчеттә җыелган сәдакадан өлеш чыгарырга тиеш буладыр.90нынчы елдардагы рекет белән шөгелләнергә уйлаганнардыр.Ә Хәбир хәзрәт намусын пычыратып ул юлга бармыячак.Шуңа ул аларга ярамый

  49. Бер-беребезне ихтирам итәргә өйрәник инде , җәмәгать! Булды, җитәр! Бу хәтле пычрак ату бернинди кысаларга да сыймый. Хәзрәт мәчеттә штатта да утырмый, бик күпләрегез кебек пенсия дә алмый, гаиләсен сакларга, туендырырга тиеш бит инде ул. Әгәр район башлыгы аңа шундый ышаныч белдереп изге эш эшләгән икән, моңа шатланырга гына кирәк минемчә. Хәбир хәзрәт ул квартираны алганмы, сатканмы анда башка кешенең бернинди катнашы да юк! Ул бит казыйлар шурасының милке түгел! Мин юридик белемем булып монда бернинди урлашу да, алдашу да күрмим һәрхәлдә… Монда башка беркем дә түгел, 40 млн.сум хәләл акчаларын сарыф итеп ,Чирмешән халыкына хезмәт итсен дип нинди мәһабәт бина төзеткән һәм аңа газиз әниләренең исемен биргән бертуган Әгләмовлар нокта куярга тиеш диеп уйлыйм . Мин гомумән дин белән политиканы бутауга каршы, Хәбир хәзрәт бертуган Әгләмовлар тарафыннан мәчеткә ышанычлы кеше итеп куелган икән , нәрсәгә тырнак төбеннән кер эзләргә? Нәрсә Чирмешәндә фәрештәләр , я әүлияләр яши мәллә? Бик зурга китә икән, Чирмешәндә халык җыены җыярга тәкъдим итәм мин, әлбәттә казый белән берлектә!!! Без Хәбир хәзрәтне беркемкем тарафыннан да рәнҗетергә ирек бирмибез, шуны белегез!!!

  50. Бу карарны чыгарган кешелэрнен дэ дэлилле фикерлэрен ишетэсе иде. Ни эшлэп халык янына килмичэ, халык фикерен ишетмичэ Казаннан торып кына, шундый карар чыгар алар. Бу казыйны бердэ бизэми. Ул ике якнын да фикерен ишетеп, дэрес карар кабул итэр диеп уйлыйбыз.

  51. Хаерле иртэ.
    Отзывлар тукталды кэбек,э тормыш үз юлы белән бара.
    АНЛАМАДЫК МЭХТЭСИБ РАМИЛНЕ.ФИКЕРЕНДЭ,УЗ СУЗЕНДЭ ЭЙТМЭДЕ.ЧИРМЕШЭН ХАЛКЫ НИПОЧЕМ АНА.Э ВОЖДАНЛЫ КЕШЕ БУЛСА, (ДИН ЭХЕЛЕ ДИМИМ ИНДЕ,ТЕЛЕМ ЭЙЛЭНМИ)
    УЛ ЧАБЫП ХАЛЫК ЯКЛЫ БУЛЫР,
    НИЧЕК МОННАН СОН КУЗЛЭРЕБЕЗГЭ КАРАР ИКЭН.!!!???
    АЛЛАХЫНЫН БАРЛГЫНА — БЕРЛЕГЕНЭ БЕЗ ОШАНАБЫЗ.ХОДАЕМ УЗЕ БЕЛЕР,НИНДИ КАРАР ЧЫГАРЫРГА¡!!!!

  52. Без Хабир хазрэтнен беренче вагазеннэн башлап хэр берсен башыннан алып ахрына хатле тонлыйбыз. Белмибез нинди мэдрэсэдэ белем алгандыр, анын кешегэ Аллахы тэгэлэнен эмерлэрен житкеруенэ ис китэ. Бу шау гернен сэбэбе кенчелектэ генэ. Хазерге муллалар (карты да яше дэ) ураза садакасын купме, фитыр садакасын купме, закэт садакасын купме тулэргэ икэнен мэчет ишегенэ язып куялар хэм вагэз сейлэгэндэдэ шуны обязательно кыстыралар. Салават та юккагына «мин аллага ышанам, кайбер муллаларга гына ошанмым» дигэнен ишеткэнем бар. Халык арасындада шундый кенчел кешелэр бар, узлэренэ чамалап кешене буилар. Казыйларнын да квартира хален хупларга тугель э дин яктан берэр начарлыгы килгэнне разборка эшлэсеннэр иде. Хабир хазрэтнен вагазлэре аркасында миндэ намаз укырга башларга булдым. Рэхмэт. Аллахтан да курыкмыйлар, гайбэт белэн шигеллэнэр.

Җавап Отменить ответ