Табиб-эндокринологлар артык авырлыктан котылу өчен гап-гади киңәш биргән

Ябыгырга теләсәгез, ризыкны гына түгел, эчемлекләрне дә җентекләп сайларга кирәк.

Әйтик, куаслар, соклар, газировка ашказаны асты бизенә җитди йөкләнеш бирә, чөнки аларда шикәр күп. Бу, үз чиратында, артык авырлык җыелмасын стимуллаштыра, дип саный табиб-эндокринологлар.

Татлы эчемлекләрне су, чәй яки кофега алмаштырырга кирәк.

Корсак өлешендәге артык майны җыеп алуның тагын бер яхшы ысулы-даими һәм озак йөрү. Көнгә 45-50 минут йөрергә кирәк, дип киңәш итә белгечләр.


Фикер өстәү