Чит ил студентлары пляжда су коенганда һәлак була

9 августка каршы төндә Волгоград пляжында Һиндстан студентлары батып үлгән.

Беренчел мәгълүматларга караганда, араларыннан берсе суга кергән һәм көчле агым аны агызып китә башлаган. Егет ярдәм сорап кычкыра башлый. Дуслары аңа ярдәмгә ашыга. Башта батучы янына Һиндстанның бер студенты йөзеп китә һәм шулай ук бата башлый. Алар янына тагын икесе йөзеп китә.

Нәтиҗәдә, дүрт егет тә бата. Гадәттән тыш хәлләр турында коткару хезмәтләренә хәбәр итәләр. Водолазлар иртән һәлак булганнарның мәетләрен тартып чыгарган. Алар якынча бер урында булган.


Фикер өстәү