Көчле давыл вакытында ике яшь кеше зыян күргән

Узган ялларда Уфада көчле давыл булган. Гарасат вакытында Орджоникидзе, Калинин, Октябрь һәм Совет районнарында 28 агач ауган.

Нәтиҗәдә, 11 автомобиль, 11 электр тапшыру линиясе участогы, электр линияләре зыян күргән. Шулай ук ике кешенең имгәнү очрагы да теркәлгән: 1996 һәм 1997 елгы яшь кешеләр өстенә агач ауган. Зыян күрүчеләр хастаханәгә салынган.

Хәзер агачларны кисәләр, биналарның түбәләрен тикшерәләр, дип хәбәр итә «Башинформ». Электр белән тәэмин итү челтәрләре төнлә авария бригадалары тарафыннан тергезелгән.


Фикер өстәү