Президент кырда төшке аш вакытында механизаторлар белән урып-җыю эшләре турында фикер алышты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ютазы муниципаль районында булды.

 

«Мин үзем авылда үстем, Авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым, шуңа күрә авыл хезмәткәрләре хезмәтенә зур хөрмәт һәм рәхмәт белән карыйм», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Президент механизаторларга рәхмәт әйтте, алар ярдәмендә республика үзен барлык кирәкле продуктлар белән тулысынча тәэмин итә, диде.
Төшке аштан соң Президент авылдагы эш хатирәләре белән уртаклашты.


Фикер өстәү