«Клиниканы түгел, профилакторийны хәтерләтә»

Нибары 100 көн. Җиңү проспектындагы Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенең яңа корпусын төзү эшләре әнә шул вакытка сыешты. Башка шартларда мондый бинаны төзеп чыгар өчен ел ярым кирәк булыр иде. Кеше гомере өчен көрәш барганда, сәгать уклары күпкә тизрәк хәрәкәтләнергә дә сәләтле шул.

100 көндә – яңа хастаханә

Хәер, республикада йогышлы авырулар хастаханәсе корпусын төзү күптәннән планлаштырылган иде, коронавирус бу эшне тизләтте генә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа капиталь бина төзелешен кичекмәстән башларга карар кылды һәм сәламәтлек саклау тармагы өчен генә түгел, бөтен Татарстан өчен әһәмиятле бинага нигезне 24 апрельдә салдылар. Сүз уңаеннан, хастаханәнең проектын «Татинвестгражданпроект» оешмасы 60 көн эчендә башкарып чыкты (гадәттә мондый эш өчен ярты ел вакыт кирәк). Бу вакытта «Ак таш» компаниясе төзүчеләре параллель рәвештә бинаны төзүгә дә кереште. Бурычлар алар алдында да зур иде: төбәк бюджеты хисабына төзеләсе корпусны, сыйфатлы итеп, тиз арада эшләп чыгу. Президент үзе дә, төзелеш объектына берничә тапкыр барып, эшләрне контрольдә тотты. Тырышлыкның нәтиҗәсе инде әзер.

Бинаны рәсми төстә ачу тантанасында катнашкан Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко бу бинаның Россиядә бик кыска вакыт эчендә төзелгән 22 нче объект булуын искәртте.

– Бүген йогышлы авырулары булган пациентларга гына түгел, башка төр пациентларга да медицина ярдәме күрсәтү мөһим. Бу бинадагы һәр бокста коронавирус белән чирләүчеләрне генә түгел, бүтән йогышлы авырулары булган кешеләрне дә кабул итәргә мөмкин, – дип ассызыклады министр. – Бу чор бөтен ил өчен бик мөһим иде. Россия кыска вакыт эчендә заманча яңа шәп хастаханәләр төзергә, саклану чараларын җитәрлек күләмдә җитештерергә өйрәнде.

Моннан тыш, ул әлеге объекттагы күпчелек медицина җиһазларының һәм препаратларының үзебезнең илдә эшләнгәнлеген әйтте. Шулай ук бу проектны үз территорияләрендә тормышка ашырырга теләк белдереп, берничә төбәкнең мөрәҗәгать итүе дә билгеле булды.

Чыгышыннан соң министр Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенә «ашыгыч ярдәм» машинасы бүләк итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иң элек төзүчеләрне узып киткән бәйрәмнәре белән котлады һәм ТАССРның 100 еллыгында 100 көн эчендә куелган бурычны үтәп чыгулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Бу бина медицина учреждениесенә түгел, диңгез буендагы профилакторийга охшаган, – дип билгеләп узды ул. – Бүген бу хастаханәгә килүчеләр күп. Безгә планлы медицина ярдәмен дә күрсәтергә кирәк. Кызганыч, без медицина клиникаларын пандемия шартларына туры китереп үзгәртергә мәҗбүр булдык. Бу бинаны ачкач, алар үз тормышларына кайтырлар. Коронавирус беркая да китмәде, ләкин без инде эшләргә, дәваларга өйрәндек. Бәхеткә, авыр очраклар кимүгә таба бара. Бу проблема хәл ителер дип өметләнәм.       

Бүләкләр табибларга гына түгел, төзүчеләргә дә мулдан булды кичә. «Ак таш» төзелеш компаниясе директоры Газинур Әхмәтов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнде.

– Мин аңа алдан ук: «Башкарып чыгасың икән, республиканың иң зур бүләген – орденын алырсың», – дидем, – дип шәрехләде Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләген тапшырганда.

Чарадан соң без бүләкләнүченең үзе белән дә аралашып алдык. Төзелеш компаниясе җитәкчесе әлеге бинаның катлаулы булуын әйтте.

– Әлеге объект гадәти генә түгел, ул авыр бина булып санала. Шуңа да карамастан, без аны 100 көн эчендә тапшыра алдык. Әлеге эштә бөтен компания әгъзалары, бер-берсенә ярдәмләшеп, аралашып эшләде, – диде Газинур Әхмәтов.     

Очрашулар юк

Хастаханә күппрофильле медицина комплексы буларак төзелгән. Хастаханәнең баш табибы Марат Гатауллин аңлатуынча, палаталар бокслар рәвешендә эшләнгәнлектән, чиста зоналар белән кисешми. Гомуми мәйданы 17,5 мең квадрат метрдан артыграк кызгылт сары төстәге дүрт катлы бина ерактан ук күзгә ташлана. Аның беренче үзенчәлеге итеп, гомуми кабул итү-диагностика бүлеге булмауны билгеләп узарга кирәк. Мөрәҗәгать итүчеләрне беренче катта чиста зонадан аерып куелган ун кабул итү боксында каршы алалар. Һәр бокста – бәдрәф, авыруга кирәкле аппаратны тоташтырыр өчен җайланган розетка, һава һәм кислородлы консоль. Биредә үк пациентның беренче анализлары да алыначак. Шулай итеп, клиника берьюлы ун кешене кабул итә алачак. Кабул итү боксына кереп, пациентны караганчы, чиста зонадан кергән табиб тамбурда махсус костюм кия.

Беренче катта, кабул итү боксларыннан тыш, шокка каршы палата, компьютер томографы кабинеты, УЗИ, рентгендиагностика, 12 реанимация боксы, операция һәм хәтта бәби табу бүлмәләре бар.

Беренче ярдәм алган пациентны хастаханәгә салырга кирәк булса, чиста зона аркылы узарга ярамый: лифт чакыралар. Кирәкле катка менеп җиткән пациент тышкы балкон-галерея буенча бокс-обсерваторга эләгә. Шуннан соң гадәти бокска керә. Ул урамнан керер өчен тамбурдан, бәдрәф һәм душтан, палатадан, табибларга чиста коридордан керер өчен шлюздан тора. Боксларда балаларны, олыларны, өлкән яшьтәгеләрне, шулай ук әниләр белән бәбиләрне дәваларга була. Һәр ятак саен – һава һәм кислород, розетка, яктырткычлы панельләр. Проект буенча һәр бокста ике кеше яши ала. Тик биредә өч һәм хәтта дүрт кеше дәваланырга да мөмкинлек бар. Корпус 232 ятакка, шул исәптән 12 реанимация ятагына исәпләнгән. Кирәк булса, 504 кеше яшәү мөмкинлеге дә тудырыла.

Биредә палаталар да хастаханәләрдә без күреп ияләшкән кебек түгел: стеналарның бер өлеше керамик плитә белән капланган. Медицина хезмәткәрләре ризык һәм дарулар биргәндә дә пациентлар белән элемтәгә керми. Моның өчен махсус ике тәрәзәле һәм йогышсызландыру лампасы белән махсус шлюз-тартма көйләнгән. Эчтәге чиста коридорга чыга торган стенада – зур пыяла пакет. Аның артында – телевизорлар.

Пациентлар чиста зонага һәм тышкы балконга чыга алмаячак: бикләвечләр тора. Авырулар һава суларга бары тик табиб рөхсәте белән генә чыга алачак.

Менә шундый заманча, зур, республика өчен бик кирәкле бина сафка басты бүген.

Зөһрә Садыйкова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 


Фикер өстәү