Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдә: халыктан – рәхмәт сүзләре, Президенттан – яңа бурычлар 

Кыр хезмәтчәннәре белән төшке аш, өлкән буынга – төзекләндерелгән ишегалды, яшьләргә – яшьләрчә бина. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөгелмәгә эш сәфәре тагын нинди вакыйгалар белән әһәмиятле иде?

Авыл – һәр нәрсәнең нигезе

Бу көнне Рөстәм Миңнеханов Ютазы районына да сәфәр кылды. Биредә ул хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар белән очрашып, урып-җыю эше белән танышты.

Кыр кухнясы шартларында әзерләнгән борчак ашы һәм карабодай боткасы. Рөстәм Миңнеханов төшке ашын бу юлы кырдагылар белән ашады. Өстәл янына җыелгач, Президент хатирәләре белән дә уртаклашты.

– Авыл – һәр нәрсәнең нигезе. Мин үзем дә авылда үстем. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым. Кырда җыелган уңышның бәһасен яхшы беләм. Авыл хезмәтчәне эшенә зур ихтирам һәм рәхмәт белән карыйм, – диде ул.

Президент кырда төшке аш вакытында механизаторлар белән урып-җыю эшләре турында фикер алышты

Президент механизаторларга хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде һәм бөртекле культуралар җыю эшенә керткән өлешләрен билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстан үз-үзен азык-төлек белән тулаем тәэмин итә ала. «Сезнең хезмәт бәрабәренә без – авыл хуҗалыгы тармагы алга киткән иң көчле биш төбәк исемлегендә. Үзебезне үзебез тәэмин итәбез. Хәзерге авыр вакытларда бу бик тә мөһим», – диде ул.

Ютазы кырларын очкычтан карагач, Президент Татарстан аграрийлары хезмәте өчен горурлануын белдерде. Хәзерге вакытта Ютазы районында 29 мең тоннадан артык ашлык суктырганнар. Һәр гектардан якынча 43,2 центнер җыялар икән.

Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районы кырларын да очкычтан карап узды. Солояз авылы янында төшеп, тукталыш ясады. Кыр эшләре турында мәгълүматны район башлыгы Ленар Закиров җиткерде. Хәзерге вакытта 32,2 мең гектарның 10,8 меңе (34 процент) урып җыелган. Гектардан якынча 31 центнер уңыш чыга икән. 33,5 мең тонна ашлык суктырылган.

«Туфрагы уңдырышлы, кешеләре җайлы»

Германиядә туган, 1989 елда хезмәт урыны итеп Россияне сайлаган һәм бер дә үкенми. «ЭкоНива» холдингы президенты Штефан Дюррның тормышы шулай корылган. Аның компаниясе күп төбәкләрдә эшли. Бөгелмәдә дә шактый эш башкарганнар. Бу җирләр алман кешесен нәрсәсе белән җәлеп иткән соң?

– Бөгелмә туфрагы уңдырышлы. Кешеләр дә җайлы биредә, эшләргә рәхәт. Эш сөяләр, рәтен беләләр. Шуның өчен рәхмәт әйтәсем килә. Быел яңгырлар да җитәрлек булды, – ди Дюрр. Хәзер эшчәнлекне берничә юнәлештә алып баралар икән: терлек, орлык, сөт продукциясе, ит җитештерү. Алга таба тагын берничә зур проектны тормышка ашырырга йөриләр. Икесе дә терлек үстерү комплексы булачак.

– Моннан берничә ел элек Марат Әхмәтов (Татарстанның элеккеге авыл хуҗалыгы министры. – Ред.) белән таныштык. Ул мине Татарстанга эшкә дәште. Башта чын дип кабул итмәдем, Татарстанга без нәрсәгә инде, дип уйладым. Әмма монда килгәч тә, үкенгән бер генә минутым да булмады, Марат Готовичка бик зур рәхмәт, – дип сөйләде ул. – Бөгелмәдә төрле культуралар, терлек азыгын үстерү, сөт продукциясен җитештерү белән мәшгульбез. Республика җитәкчебез – бик гади кеше. Ул һәрвакыт гади кешеләр белән булды. Комбайнчылар белән дә аралаша. Авыл хуҗалыгы тармагына ярдәм итеп тора, инвесторларны да, фермерларны да ишетә. Җитәкчелек заманча технологияләрне дә хуплый, аның әһәмиятен аңлый.

«Рәхәт сезгә, рәхәт безгә дә»

Үләннең яшеллеге дә әһәмиятле. Татарстан Президенты Бөгелмәнең Гафиятуллин, Тукай һәм Гоголь урамнарын берләштергән  ишегалдына да кереп чыкты. «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерү эше тәмамланган мәйданнарның берсе  ул. Биредәге эшләр 20 млн сумнан артыкка төшкән. Ә быел барлыгы Бөгелмәдә 900 мең квадрат метр мәйданда 40 ишегалдында ремонт булачак дип көтелә.

Халык өчен һәм иң әһәмиятлесе – алар фикерен исәпкә алып эшләнгән әлеге күләмле эштән кешеләр канәгатьме соң? Рөстәм Миңнеханов эшнең сыйфатын тикшереп кенә калмыйча, җирле халыкның фикере белән дә кызыксынды.

Президентны, үзебезчә «әссәламегаләйкүм» дип сәламләп, олы яшьтәге апалар каршы алды. Уңайлымы, дәгъва юкмы – Рөстәм Миңнеханов иң элек шулар турында сорашты. Өлкән буын канәгать. «Иң мөһиме – төзеп биргәнне төзек килеш сакларга!» – диеште алар. Президент исә аларга күбрәк саф һавада йөрергә һәм үзләрен сакларга киңәш итте. Шөкер, хәзер моңа мөмкинлек тә бар. Рөстәм Миңнеханов, башкарылган эшләргә карата рәхмәт сүзләрен ишеткәч: «Рәхәт сезгә, рәхәт безгә дә!» – дип елмайды.

Йорт алдына чыгып утырган бер төркем апаларга исә Президент, шаяру катыш җитди итеп, ишегалды төзеклеген контрольдә тотарга кушты. Өлкән буын һәр нәрсәне – искеме, яңамы – саклап тотарга күнеккән бит ул. Арасыннан берсе азрак зарланып та алды: ишегалдына чәчәкләргә су сибүне оныталар икән ләса!

Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдә «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча төзекләндерелгән ишегалдын карады

«Монда тормыш кайный»

Бөгелмәдәге Яшьләр сараена Президент шундый бәя бирде. Кайнарлыгы бар шул: 14 – 35 яшь аралыгындагы һәркем шөгыль таба ала монда. Бинаны ремонтлау эше 2017 елда ук башланган. Былтыр август аенда ул кулланылышка тапшырылган. Хәзерге вакытта үзәктә 23 иҗади студия эшли. Барлыгы 800дән артык кеше үзенә ошаган шөгыль белән мәшгуль, димәк. Ремонт бинаның тышкы ягына гына түгел, эченә дә – җиһазлар белән тәэмин ителешенә дә үзгәреш керткән.

Президент килгән көнне биредә Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының «Яшьләр вакыты» автобус туры кысасында чара бара иде. Әлеге турларда яшьләр үз проектлары турында чыгыш ясый ала. Президент кайберләрен үзе дә ишетте. Проект авторларын зиратларның ташландык хәле, сәламәтлек саклау тармагы, яшь әниләр темасы борчый икән.

– Проблемалар бар, яшьләр тасвирлавында алар бөтенләй башкача кабул ителә. Шуңа да актив булуыгыз өчен рәхмәт. Мондый проектлар кирәк, без аларга теләктәшлек күрсәтербез. Бездә Яшьләр эшләре буенча министрлык төзү турында карар юкка гына кабул ителмәде. Яшьләр – безнең киләчәгебез. Бүген Татарстан – күп программалар буенча лидер. Һәм республика үсеше дә күп очракта сездән тора, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Яшьләр үзәген карап йөргәндә Рөстәм Миңнехановка яшьләр өчен каралган проектларның гамәлгә ашырылуы турында сөйләделәр, шулай ук социаль ипотека программасын барлык категориядәге яшь гаиләләр өчен дә киңәйткәнгә рәхмәт белдерделәр. Бөгелмә яшьләре исеменнән рәхмәт сүзен Анастасия Попова җиткерде. Гаиләнең әлегә үз куышы юк, әти-әни белән яшиләр, уллары бар.

– Үз тораклары булмау – яшь гаиләләрнең төп проблемаларының берсе. Без яшьләргә алга таба да ярдәм итәчәкбез, – диде Президент.

Татарстан Президенты Бөгелмә яшьләре соравы буенча видеочелленджта катнашты

Үзәктә яшь гаиләләр, әниләр белән дә эшлиләр. Рөстәм Миңнеханов әлеге гүзәл затлар каршында зур миссия – демографик күрсәткечләрне арттыру бурычы торуын искәртте. «Сездән башка булдыра торган эш түгел!» – диде ул яшь әниләргә.

Республикада үрнәк алырдай, яшьләр өчен өлге булырдай кешеләрнең берсе – Президент. Шуңа күрә Бөгелмә яшьләре Рөстәм Миңнехановтан «Яшьләр вакыты» акциясе өчен видеочелленджта катнашуын сорады. Әлеге видеоязмада Президент нибары дүрт, әмма яшь буын өчен әһәмиятле сүз әйтә: «Иң мөһиме – үзең бул!»

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү