Татарстанда тугыз катлы йортта чыккан янгыннан биш кешене коткарганнар

Казанда тугыз катлы йортта чыккан янгыннан биш кешене коткарганнар, дип хәбәр итә ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Кичә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номерына Айдаров урамы буенча 20-нче номерлы йортның сигезенче катында янгын чыккан дигән хәбәр килде.

Төтен чыга торган подъезддан янгын сүндерүчеләр саклагыч битлек ярдәмендә биш кешене чыгарганнар.

19.10 сәгатьтә янгын бетерелгән. Янгын мәйданы 3 кв. метр тәшкил иткән.


Фикер өстәү