Марат Әхмәтов Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе коллективы белән очрашты

Татарстанда Президент сайлауларына актив агитация кампаниясе августның беренче декадасында башланды. Кампания кысаларында районга эшлекле сәфәр белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов килде. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Марат Әхмәтов Әнәк авылында урнашкан күпфункцияле үзәктә җирлек башлыклары белән очрашып, республиканың үткәне һәм киләчәге хакында фикер алышты. Алга таба очрашу «Әнәк» агрофирмасы базасында — хезмәт коллективында дәвам итте.

Бүгенге очрашулар вактында Марат Әхмәтов моңа кадәр дә Президент стратегияләренең нәтиҗәлелеген, әһәмиятен билгеләп үтте.

«Бүген инде Республика программалары кермәгән бер генә җирлек тә, бер генә мәктәп-бакча да юк Татарстанда. Без моны тоеп, күреп яшибез!» — диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Актаныш басуларына югары бәя бирде. «Әнәк» агрофирмасы — Актаныш районында икмәк үстерү белән дан тоткан, бу юнәлештә үрнәк һәм әйдәп баручы җәмгыять. Сөт җитештерү буенча да ул, «Актаныш» агрофирмасы белән, лидерлар позициясендә бара.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та билгеләп үткәнчә, яңа технологияләрне беренчеләрдән булып кулланылышка кертүе белән дә игътибарга лаек ул. Агрофирманың хезмәт коллективы белән очрашу барышында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та моны әйтте. Әнәклеләргә 2020 елның мул икмәген югалтуларсыз җыеп алуны теләде ул.

Гомумән, Актаныш игенчесеннән быел да югары уңыш көтә республика. Һава шартлары сынатмаса, район тулаем җыемны 200 мең тонна җыйнап алырга ниятли.

Марат Әхмәтов Актаныш икмәк кабул итү предприятиесенең хезмәт коллективы белән очрашты. Татарстанда Президенты сайлауларына агитация кампаниясе кысаларында Актаныш районына эшлекле сәфәр кылган ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Актаныш икмәк кабул итү предприятиесендә булып, биредәге хезмәт коллективы белән дә очрашты.


Фикер өстәү