Коронавируслы авырулар белән эшләүче табиблар пенсиягә иртәрәк чыга алачак. Мондый пациентлар белән эшләнгән һәр көн ике эш көне булып исәпләнәчәк, дип хәбәр итә Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга сылтама ТАСС.
«Авыруларга бер көн ярдәм итү стажда ике эш көне кебек саналачак», — диде Мишустин Covid-19 белән көрәш буенча Хөкүмәт каршындагы координация советы утырышында.
Бу карар 1 гыйнвардан быелның сентябрь ахырына кадәр гамәлдә булачак. Ул Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча кабул ителде.
Россия Премьер-министры фикеренчә, мондый чара кабул ителү ел саен якынча 4 мең табиб һәм башка медицина хезмәткәрләре вакытыннан алда пенсиягә чыгарга мөмкинлек бирәчәк.
«Аны түләүгә, беренчел бәяләүләр буенча, ел саен өстәмә 325 миллион сум таләп ителәчәк. Мондый акчалар бюджетта каралган», — диде Мишустин.
Хәзерге вакытта медицина хезмәткәрләренә иминият пенсиясе вакытыннан алда исәпләнә. Аны алу өчен авыл җирлегендә медицина стажы 25 ел, ә шәһәрдә 30 ел булырга тиеш.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия табиблары аеруча мөһим эшләр өчен түләүләр алачак. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/10-08-2020/koronavirusly-avyrular-bel-n-eshl-che-tabiblar-pensiyag-irt-r-k-chyga-alachak-5762588