Рөстәм Миңнеханов Кремльдә “Синтез” клубы ватерполчыларын, суга сикерүчеләр һәм йөзүчеләрне котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә “Синтез” спортның су төрләре клубын котлады.

“Синтез” ватерпол клубы узган сезонда, чемпионат барышында бер генә тапкыр да җиңелү ачысын татымыйча, Россия чемпионына әйләнде. Суга сикерүче спортчылар исә FINA Гран Прие, FINA Дөнья Сериясе һәм Европа чемпионаты ярышларында тугыз медаль яулады.

Йөзүче егетебез Александр Красных йөзү буенча Дөнья кубогында бронза медальгә лаек булды, ә инде Егор Куимов һәм Эрнест Максумов Россия чемпионатында бик уңышлы чыгыш ясап, Татарстанга өч “бронза” алып кайтты.

“Республика җитәкчелеге җиңүегезгә ышанды, һәм сез безнең ышанычны акладыгыз. Яшьләргә үрнәк алырлык спортчыларыбыз бар. Алга таба да безне җиңүләрегез белән сөендерәчәгегезгә ышанам”, – диде Татарстан Президенты, спортчыларга мөрәҗәгать итеп.

Очрашу азагында спортчыларга һәм команда штабына Рәхмәт хатлары тапшырылды.


Фикер өстәү