Татарстанда бер ир-ат 10 тонна ашлык астында калып һәлак булган

Татарстанның Арча районында ындыр табагын киптерү базында эшче һәлак булу факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү комитетының башлангыч мәгълүматлары буенча, 50 яшьлек ир чокырга төшкәч, аның өстенә 10 тонна арыш орлыгын бушатканнар. Хезмәттәшләре шактый вакыт узгач кына ирнең юклыгын күреп алган. Ир үзе чыгарга тырышкан, ләкин һава җитмәү сәбәпле һәлак булган.

Тикшерүчеләр предприятиедә уздырыла торган эшләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү өчен җаваплы кешеләрнең гамәлләренә хокукый бәя бирергә ниятли.


Фикер өстәү